Татарстанда сарык түшкәләрен һәм эчәкләрен елгага ыргытканнар

Бу хәл Яшел Үзән районының Олы Яке авылында булган.«Татарстан 24» хәбәр иткәнчә, Корбан бәйрәменнән соң сарык түшкәләрен һәм эчәкләрен елгага ташлаганнар.

Бу хәл елдан-ел кабатлана ди монда яшәүчеләр.

«Олы Якедә Корбан бәйрәменнән соң сарык түшкәләрен һәм эчәкләрен елгага ыргытканнар. Бу сарык асрый торган эшмәкәрләр эшедер», – дип язалар социаль челтәрләрдә.

Комментарийларда шулай ук, бу калдыкларны сукбай хайваннар приютына илтеп булыр иде, дип язалар.


Фикер өстәү