Арчаның Шура авылында узган ел булганмын икән, онытканмын, вәт хәтерсез, име! Ярый әле Шураның тиктормас апалары искә төшерде. Мине күрүгә: “Киләсе елга таягымны ташлап киләм, дигән идең, сүзеңдә тормыйсың икән, иптәш Гыйлемханов”, – дип көлешеп каршы алдылар. “Аксак кешегә таяк килешә ул”, – дип шаярткан булам, үзем уңайсызланам. Чөнки минем корма һәм миннән дә өлкән абый-апалар баскан урыннарында биеп торалар.
Алар – “Чордашлар” этнография ансамбленә йөрүчеләр. Иң яше – Гөлнурга 46 яшь булса, Нәкыйп ага Салихов туксанын тутырырга җыена. Бер уйлаганда, ансамбльгә йөрүче егермегә якын кеше чордашлар да түгел, әмма уй-фикерләре уртак, авылны, татарны яшәтәселәре килә аларның, һәм бу матур сүзләр генә түгел.
Без килгәндә Шура артистлары клуб каршындагы чирәмлектә концерт башлаган иде инде. Көпә-көндез, юк, иртәнге уннар тирәсендә үк авыл уртасында җырласыннар-биесеннәр әле! Барысы да милли киемнәрдән, ут-кызлар инде менә! Үзара “кызлар” дип сөйләшүләре дә кызык булып китте. Бер шаян теллесе: “Әгәр сугышка дисәләр, ун минут эчендә җыелып бетәбез”, – диде дә “әстәгъфирулла…” дип укынып куйды. Әйе, бердәм, бик тырыш, үзләре әйтмешли, “мировой проблемалар”ны хәл итәргә кулларыннан килгән кызлар иде болар. Әлбәттә, “мировой” дигәннәре “дөньякүләм” дигән мәгънәдә түгел инде. Сүз шушы авылда, шушы җирлектә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр хакында бара, әмма алар татар язмышына кагыла.
“Чордашлар” ансамбленең клуб каршындагы чирәмлеккә җыелуы да табигатьнең матурлыгына мөкиббән китүдән түгел, мәдәният учагы авария хәлендә икән. Ул 1990 елда төзелгән булган. Аны башта мәчет, аннан соң мәктәп булган бинаның бүрәнәләреннән генә корыштырып куйган булганнар. Клуб мөдире Клара Хөсәенова әйтүенчә, инде ике ел буе клубта концерт-фәлән булганы юк икән. “Кеше кертергә шикләнәбез”, – ди ул. “Мин кеше түгел…” – дип тозсыз шаяртып, эчке кердем. Хуҗа кулы сизелә иде монда, хәтта тамаша залының бер почмагында музей да эшләп куйганнар. Монысы да үзенә күрә бер тәрбия чарасы. Тик җир җимертеп эшләргә торган кызлар өчен мөмкинлекләр бик чикле шул монда. Авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллин әйтүенчә, киләсе елга республика программасы буенча яңа клуб салынырга тиеш, барлык документлары әзер, куллар куелган. Тик Шура артистлары бик тынычланырга теләми. “Ватаным Татарстан” контрольгә алса, тагын да ышанычлырак булыр иде”, – диләр. “Ярар, хәбәрләшеп торырбыз”, – дигән булдым инде. Әгъзам исә: “Бу апалар, абыйлар белән эшләү күңелле, җыелышларда кайчак ут ягып талашабыз, икенче көнне берни булмагандай йөрибез. Ачу саклау юк”, – ди. Шура артистлары исә: “Сезгә шулай бераз әйткәләп тормасаң…” – дип пышылдашып алалар. Бу сүзләрдә ниндидер ачу, үпкә сизмәдем, киресенчә, бергәләп, киңәш-табыш итеп яшәргә ишарә иде бу.
Минем бераз провокаторга әйләнеп аласы килә. “Хәзер клуб нәрсәгә инде ул, анда юньләп йөрүче дә юк”, – дигән булам. Шура артистларының хәтере калды һәм: “Клуб авылны да саклый әле ул”, – дип үз сүзләрен сүз итәр өчен дәлилләр китерә башладылар. “Ял көннәрендә, җәйге ял вакытларында авылга читтә эшләүче, укучы балаларыбыз, оныкларыбыз кайта. Алар кая барырга тиеш? Кайда аралашырга тиеш?” – диләр. Клубны бердәнбер тәрбия, мәгариф учагы итеп күрә алар.
Баксаң, Шурада мәктәп тә юк икән, балалар күрше Шурабаш авылына йөриләр. Анда исә татар, мари балалары бары тик башлангыч сыйныфларда гына үз ана телләрендә белем ала, шуннан соң урысчага күчәләр икән. Ата-аналарның ихтыяры шундый булган ди. Бүген милли сәясәт әнә шулай гаиләгә йөкләнде. Обидно, кәнишне. Иң кызыгы: Шушмабашта укытучылар – татар. Балалар аңлап бетермәсә, татарчага күчәләр, ди. Әмма урысча тел шомарту дәвам итә һәм татар балалары арасында урыс телендә аңлашучылар арта бара. “Чордашлар”ның бер артисткасы, пенсиядәге укытучы Рәфия Салихова әйтүенчә, клуб милли тәрбия бирүдә дә зур эш башкара ала. “Чордашлар”ны да этнография ансамбле итеп махсус оештырганнар, дәвамчанлык булсын, дигәннәр. Аларның үз телендә сөйләшеп, үз җырын көйләп, үз йола-гадәтләрен саклап, милли хисләрне яшь буынга да сеңдереп яшисе килә. “Чордашлар” артистлары концертларга балаларын, оныкларын да җитәкләп алып киләләр икән дә, тегеләре: “Сез чыннан да шундый җырлар җырлап, шундый уеннар уйнап үстегезме?” – дип авыз ачып, шаккатып утыралар, ди.
Мин “Шура артистлары” дип еш яздым. Чөнки ансамбльгә йөрүчеләр үзләрен универсал саный. “Кирәк икән, спектакльләр дә куя алабыз, теләсә нинди образ тудырырлык артистларыбыз бар”, – дип тә җиффәрәләр. Тагын бер кызык нәрсә – ансамбльнең үз мулласы да бар. Бераз шаярткан кебегрәк әйтсәм дә, дөресе шул, ансамбльнең бер баянчысы – Илдар хәзрәт. Аның әйтүенчә, ансамбль кызлары мәчеткә дә йөриләр икән. Ураза вакытында тәравих намазын бер көн да калдырмаганнар. Дөньяви гамәлләребез әхлак кысасында кылынырга тиеш, дип балаларын-оныкларын да шул рухта тәрбияләргә омтылалар.
Бүген Шурада 240 кеше яши. Дөрес, араларында “үле җан”нар, ягъни монда теркәлеп, читтә яшәүчеләр дә бар. Исәпкә – бар, санга юк булып чыга инде. 14 яшькә кадәргеләр – 13, 14–25 яшьтәгеләр 12 кеше икәнен әйтсәк, киләчәккә өмет бар әле. Әле тагын Шурада яңа клуб ачыласына, анда гөрләп концертлар, спектакльләр узасына да өмет зур.
“Чордашлар” кызлары яңа клубта уйналачак беренче спектакльгә чакырдылар да инде: “Парлап килегез!” – диделәр.
– Әлбәттә, – мәйтәм, – хатын сезнең кебек кызлар янына үземне генә җибәрмәс.
Кызлар моңсу гына елмаешты. Аларның күбесе тол икән инде. Карап торган ике егетләре: Фоат абый белән Нәкыйп абый да – буйдак. Әмма алар ансамбльгә вакыт уздыру, җан тынычлыгы табу өчен генә йөрми. Авылда яшисе, авылны яшәтәсе килә, диләр. Бу сүзләре дә ихлас дип уйлыйм, юкса, кайберәүләр бер киткән җиреннән яңадан авылга әйләнеп кайтмаслар иде. Андыйлар Шурада шактый. Клуб мөдире Клара Хөсәенованың юлы тагын да урау булган: Үзбәкстаннан кайткан ул. Кайтыр җирең булмаса, нишләрсең?
Китәр алдыннан беткән бер авыл турында гыйбрәт ишеттем. Анда бүген берәү дә яшәми, ың-шың ишетелми. Әмма йорт нигезләрендә, урамнарда үскән үләннәрне гел чабып, чишмәне карап, зиратны чистартып торалар икән. Кемнәр эше икәнен белмиләр. Татар кендеге авылга, җиргә бәйләнсә дә, кендек бавы кайчак өзелә шул. Әмма татар гомер буе авыл турында уйлап яши сыман. Нинди авыр вакытларда да татар авылларының яшәп калуы шуңа мисал.
Насыйп итсә, шул беткән авыл нигезен күреп кайтам әле. Уйларымны укучыларыма да җиткерермен.
Риман Гыйлемханов
Фото: Ильяс Фәттахов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat