Кыр Шонталысы кырылып эшли. «5–6 ел гына булса да, шактый уңышларга ирештек»

Безнең авылда 15 фермер хуҗалыгы бар, дигән сүзләрне ишеткәч, шикләнебрәк калган идем. Ни дисәң дә, 210 йортта 520 кеше яшәгән авыл турында сүз бара бит. Әмма дөрес хәбәр булып чыкты бу. Әле ул гына да түгел, тагын 10лап шәхси хуҗалыкта үзмәшгуль программасы буенча күп итеп мал-туар, кош-корт асрап, җирдә эшләп, үз көннәрен үзләре күреп яталар икән.

Остаз

Авыл халкы әйтмешли, кырылып эшли башлауларының сәбәпләре дә бар. Туксанынчы еллар Алексеевск районының Кыр Шонталысы авылына да үзгәреш җилләре алып килә: колхоз таралып, җирләрен «Кызыл Шәрык» компаниясе үзләштерә башлый. Шулвакыт, дәшми-тынмый калган кайберәүләрдән аермалы буларак, авылда каршы чыгучылар, җир дигән байлыкны үзләренә алып, маңгай тирен туган туфракка тамызуны дәвам итәргә теләүчеләр табыла. Тәҗрибә дә бар: колхозда төрле елларда механик, авыл советы рәисе, экономист, парторг, инженер булып эшләгән Шәүкәт Камаловның, пенсиягә чыгып, мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшләгән чаклары. (Хәер, аның укучылардан аерылганы да булмый. 1960 елдан бирле өстәмә эш итеп, факультатив дәресләр укыта. Егетләрне механизатор итә, кызларны машина белән сыер саву һөнәренә өйрәтә.) Балалар эшкә өйрәнер, мәктәпкә матди ярдәм булыр дип, авыл хуҗалыгы кооперативы, ягъни фермер хуҗалыгы оештырып җибәрә ул. Шунда аңлый: азрак тырышып җибәрсәң, үҗәтрәк булсаң, җир хуҗасы булып эшләргә дә бик мөмкин икән бит. Мәктәп хуҗалыгы, чыннан да, тирә-якта дан казана. Укучылар да, укытучылар да гөрләтеп эшли. Шәүкәт абый соңрак, тәвәккәләп, үзенә дә 160 гектар җир алып җибәрә. Эш башларга иске генә булса да чылбырлы ДТ, тәгәрмәчле «Беларусь» тракторлары бар. Үзенә исә бу вакытта, аз да түгел, күп тә түгел, 72 яшь тулган була инде. «Фермер булуның файдасы бармы, баеп буламы?» – дип киңәш сораучыларга шаяру катыш бер вакыйганы искә төшерә.

– Бервакыт шулай авылыбыздагы фермер Локман Батдаловтан: «Нәрсә белән шөгыльләнәсең хәзер?» – дип сорыйлар икән. «Акчаны җиргә күмәм», – дип җавап биргән. Бик дөрес әйткән ул. Баеганчы, җирне сукаларга, эшкәртергә, сукаларга, эшкәртергә, тырмаларга, чәчәргә, уңышны көтәргә, җыеп алырга кирәк бит. Менә шуларны башкара алсаң, хәвеф-хәтәрләргә юлыкмасаң, җиргә күмелгән акчаны кайтарып алырга була. Ә чынлыкта кендеге белән җиргә береккән кеше баю турында түгел, җирне кысыр калдырмыйм, авыл бетмәсен дип тырыша.

Мәктәптәге фермер хуҗалыгының тагын бер файдасы тия: укучыларның күбесе, Шәүкәт абый әйткәнчә, чын җир кешесенә әйләнә. Аның үз улы Айрат та төп нигездә кала.

Шәкерт

Бүген туган җир туфрагына берегеп яшәүче Назыйф Кадыйров та – мәктәптә оешкан беренче фермер отрядыннан. Хәл-әхвәлләрен белешергә дип кагылган идек, шулвакыт үзе дә кырдан кайтып төште. Җир эшкәртеп йөрешләре икән. Бик кызыклы кына тәҗрибә ясаган алар. Кайнеше Марат Сафиуллин, тагын бер туганы Хәннан Исмәгыйлов белән фермер хуҗалыгын бергәләп оештырганнар.

– 2018 елда өчәүләп шундый фикергә килдек. Ул вакытта хәтта бер тырмабыз да юк иде, – дип искә төшерә Назыйф. – Башта кредитка баттык инде. Грант отып, трактор алдык. Аннан акрынлап икенчесен, өченчесен булдырдык. Хәзер өчебез өч тракторда эшлибез. Өч ел элек комбайн алдык. Бөтен агрегатларыбыз бар. 300 гектарга якын җирне эшкәртәбез. Малларга печән, арпа, бодай үстерәбез. Өчебезгә 80 башка якын савым сыеры бар. Хуҗалыкта үгезләр, таналар, кош-кортлар да үстерәбез. Җир үзебезнеке булгач, терлекләрне бушка ашатабыз дигән сүз бит инде. Бурычларыбыз бетеп килә инде, шуңа сөенәбез. Мал-туарны да ел саен арттыра барабыз. Тагын 150 гектар җир алырга да исәбебез бар. Тик менә бәяләр генә чабудан тарта. Арзан булса да, продукцияне сатарга туры килә. Башкача урнаштырып булмый бит, кредитларны түләргә акча  кирәк.

Шундук күңелдә: «Барысын да ташлап, бу эшне туктатасы килмиме соң?» – дигән сорау туды. Бу сүзләрне ишеткәч, Назыйфның кояш астында йөреп каралган йөзенә елмаю менеп кунаклады:

– Безнең тамырларда крестьян каны ага бит. Бер тотынгач, бер дә ташлап китәсе килми шул. Авылда тор да җирдә эшләмә, имеш. Нәрсә була инде ул? Җир булуның рәхәтлекләрен эшләп карамаган кеше аңламыйдыр да, белмидер дә инде. Үз биләмәңдә нык итеп атлап йөрүләре генә ни тора! Яшермим, арыган чаклар күп була. Әмма җирне ташлыйм дигән уй башка да кереп карамый. Ходай исәнлектән генә аермасын.

Татулык

– Шулай да куркып калучылар бик күп бит. Андыйларга нинди киңәш бирәсез? – дип сорыйм.

– Көймәләре комга килеп терәлгәч, ташлап китүчеләр күп инде ул. Иң мөһиме, төшенкелеккә бирелмәскә дип уйлыйм. Тора-бара ярдәм итүчеләр дә табыла, җае да килеп чыга. Тагын бер киңәшем бар: кеше сүзенә карамаска кирәк. Сөяксез тел ни сөйләмәс. Без дә ишеткәлибез. Бердәм булгач, арабыздан җил дә исми, – ди Назыйф егетләрчә. – Без хәзер дүртәү инде. Илнар Кыямов та кушылды. Бер-беребез белән киңәшләшмичә, берни дә эшләмибез. Иртә белән остаханәдә җыелабыз, сөйләшәбез. Уртак фикергә килеп таралышабыз. Ничектер, һәр гамәл җайлы эшләнә, һәр сүз уйланып әйтелә. Хәтта «кит әле, булмаганны» дип әйткәннәрен дә ишеткәнем юк.

Шундый ук татулык Назыйфның гаиләсендә дә хакимлек итә. Хәләл җефете Гөлия авыл кибетендә сату итә. Әмма ул аның бердәнбер эше түгел. «Яныңда терәк булмаса, мондый зур эшкә тотынып булмый», – дип әйтеп тора Назыйф үзе дә. Иртә белән сәгать 4нче 15 минутларда торалар да 15 сыерны саварга тотыналар икән. Кич белән тагын бер кат савасы. Терлекне карарга әле ярый электр-көтүче ярдәмгә килә. Кич белән элеккеге гадәт буенча авыл кырыендагы чирәмгә чыгарабыз, ди. Өлкән кызлары Гөлнар ире Булат белән Алексеевскида йорт төзеп чыкканнар. Үзләре мең мәшәкать белән яшәсә дә, безгә булышырга кайталар, ди. Азалия Казанда укый, программист булырга җыена. Җәй буе каникулда булган. Ул да: «Китәргә вакыт җитә. Ярдәм итим дип, атна саен кайтырга тырышам инде», – дип әйтеп алды.

– Кызлар очар кошлар кебек. Китәрләр дә барырлар. Бу кадәр эш, байлык кем кулына калыр икән? – дип борчылган булам.

– Күбәү булганда, бетәр, югалыр, дигән куркыныч янамый. Тату булуның, бергәләшеп эшләүнең шул ягы да бик мөһим, – ди Назыйф.

«Син яшь әле…»

Без кырга, җир эшкәртүче Марат белән Хәннан янына юл тоттык. Шунда, сүздән сүз чыгып, Назыйф: «Сез яшь әле», – дигән сүз ычкындырды. Сорашып белдем: Назыйфка – 57, Маратка 48 яшь икән. «Назыйф абыйга рәхәт, шулай дип әйткән була. Ә мин менә бу сүзләрне беркемгә дә әйтә алмыйм, чөнки миннән дә яшьрәк кеше авылда механизатор булып эшләми дисәң дә була», – ди Марат, борчылып. Яшьрәкләр проблемаларны ачыктан-ачык әйтеп, ярып салалар кебек тоелды миңа.

– Эшләп торабыз әле. Ну, без эшләгәннең кадерен генә белмиләр. Бәяләрне генә карагыз инде. Сөтнеке 25 сумнан 18гә төште. Бөртеклеләрнең бәясе – 8 сум. Шул ук вакытта солярканың бәясе 51 сумга менде. Авыл кешесе түзә инде. Вакыт-вакыт миңа эшләп торган кешенең башына сугалар кебек тоела. Болай ярамый. Һәрнәрсәнең чиге булырга тиеш. Көн-төн эшләгәннең әҗере дә гадел булсын иде.

Әмма зарланып та булмый. Эшли башлаганыбызга 5–6 ел гына булса да, шактый уңышларга ирештек. Бөтен әйберебез бар. Башкаларга ялынып йөрерлек түгел. Назыйф абый үз артыннан алып бара инде безне. Документлар артыннан да ул йөгерә. Шул яшь дигәннән генә эчем пошып китте. Киләчәктә бу кырлар кем кулына калыр икән дип аптырыйм. Малай быел беренче сыйныфка керә. Минем эшләр белән кызыксынган була инде. Тракторга да, комбайнга да утыра. Ул үсеп җиткәнче, ниләр булып бетәсен кем белгән? – дип фәлсәфәгә бирелеп алды ул.

Бүген җирнең хуҗалары бар әле авылда. Фермерлык эшен беренчеләрдән булып башлаган Локман абыйның улы Илшат та җир җимертеп эшли. Хәтта Рәис Галәвиев кебек гомер буена укытучы булып эшләгән кешеләр арасында да бар икән андыйлар. Берәүләр бал кортлары үрчетә, икенчеләр кош-корт, терлек асрый. Барысы да, дөньялар үзгәреп китсен дә авыл гына бетмәсен, дигән теләктә. Без дә, мондый кулыннан алтын тамган кешеләр дилбегәне тиз генә кулларыннан ычкындырмаслар, дигән уй белән киттек Кыр Шонталысыннан.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү