Быел кышның үзенчәлекле булачагы турында кисәткәннәр

2023 елда Россиядә кыш гадәттәгедән кыскарак булачак. “КМВ Новости”? синоптиклар мәгълүматларына таянып, илебездә яшәүчеләрне шул хакта кисәткән.

Фаразлар буенча, декабрь ае – нормадан 1-2 градуска, гыйнвар – 3-4, февраль – 4-5 градуска җылырак булачак. Белгечләр билгеләп үткәнчә, кыска гына вакыт эчендә аз-маз суыклар да булып алырга мөмкин.

Быел кышын шулай ук җепшек көннәрнең күп булачагы фаразлана. Шул сәбәпле, бозлы яңгырлар, бозлавык үзәккә үтәчәк. Шул ук вакытта язын кар гадәттәгедән тизрәк эриячәк.

Моңа кадәр Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд август аеның Россиядә 1891 елдан бирле һава торышын күзәтү тарихында иң эссе айга әйләнүен белдергән.


Фикер өстәү