Мәнәвез авылында чәй бәйрәме узган

Азнакай районының Мәнәвез авылында үзенчәлекле бәйрәм – “Чәй фестивале”н уздырганнар. Мәдәният йорты мөдире Гөлназ Исламова әйтүенчә, бу бәйрәм быел икенче тапкыр үткән.

– Авылдашлар, күрше-тирә авыл халкы чәй турында нәрсә белә, барысын да кулландык. Төрледән-төрле дару үләннәре кушып әзерләгән чәй, аны эчү йолалары, тәртипләре, төрле төнәтмәләр ясау, берсеннән-берсе кызыклы рецептлар белән белешү дисеңме, барысын да бик яратып кабул итте халык. Узган ел оештырганда да шулай күңелле узган иде. Быел да бик көтеп алып, яратып, ихластан катнашкан авылдашларыма һәм кунакларга бик зур рәхмәт, – диде ул.
Мул табыннарны көзге сый-нигъмәтләр, чәй тәм-томнары бизәсә, азнакайлыларның күңелен күмәк уеннар, җыр-бию һәм аралашу җылыткан ул көнне.


Фикер өстәү