Гөлгенә Шиһапова: «Блогер икәнсең, төшер, күрсәт, әмма кешелек сыйфатларыңны да югалтма»

Социаль челтәрләрдә блогер Равил Закировның “Ялкын” журналисты Зилә Дәрҗемәновага биргән җавабын укыгач компьютер артына утыдым. Яшь блогерның татар журналистына әйткән сүзләрен кабул итә алмадым. Аңлатып китим. Зилә Равил белән язма эшләргә теләгән. Теләген аңа да җиткергән. Ә блогер егет, авыз тутырып, журналистлар минем турында язып пиар эшләмәкче ди. Мин — 20 ел стажы булган “Ватаным Татарстан” журналисты. Мәсәлән, миңа бернинди пиар кирәкми.

Бәхеткә, мин виртуаль дөнья баласы түгел. Теләсәм, гивларда катнашып, мин дә кәттә блогер була алам. Әмма ул миңа кирәкми. Кешеләргә 7 мең подписчигым белән дә, ватсаптагы статусым аша да ярдәм итәргә тырышам. Язмаларым аша булышам. Дистәләрчә хәйрия концертлары оештырып, 50 шәр артист белән эшләп, мин әллә кайчан йолдыз кисәге була ала идем. Шул исәптән блогер да.

Равилләргә мин дә бармакчы идем ул. Әнисе Динә ханымның тырышлыгына, көчле рухына соакланып, язма әзерләмәкче идем. Тик без очраша алмадык. Хәзер исә Равилнең журналистларның минем аша таныласылары килә дигән сүзе уйга калдырды. Дөрес уйламыйсың, егет! Без, журналистлар, татар матбугатында язмалар аша кешене танытабыз. Әгәр ул язманы син үз блогыңа да урнаштырып, башкаларга укытасың икән, бу бит журналистны таныту түгел, иң беренче чиратта, үзең хакында күбрәк мәгълүмат тарату була. Сине тагын да күбрәк кеше белә дигән сүз. Ә без, журналистлар, блогерның танытуына мохтаҗ түгел. Безне болай да таныйлар! Бәхеткә, барысы да синең кебек фикер йөртми. Авыр хәлдә калган кешеләр, авырулар турында язма әзерләгәндә аларның да ярдәме күп тиде. Әллә ничә мең язылучысы булган Гөлия Вәлиәхмәтова, Ринат Галиәхмәтов (Татар малай), Илназ Габидуллин, Гүзәл Габидуллина, Әлфия Галиәхмәтова, Эльмира Камалиева һәм тагын бик күпләр яхшы эшләрдән читтә калмый. Блогер икәнсең, төшер, күрсәт, әмма кешелек сыйфатларыңны да югалтма.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото:https://xn--80adfec7av0ak4h3a.xn--p1ai/2021/06/28/rossijskim-blogeram-ne-pridetsya-platit-nalogi-dvazhdy/


Фикер өстәү