Башкортстанда үпкәгә зыян сала торган инфекция белән авыручылар саны арта

Росздравнадзор Башкортстанда туберкулезның ачык формасы буенча статистика мәгълүматларын игълан иткән. Ул агымдагы елның 5 аена тупланган. Бу хакта UfaTime яза.

Шушы чорда төбәктә 6060 кешенең инфекция йоктыруы билгеләнгән. 100 мең кешегә 15,09 сырхау туры килә. 2021 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, чирләүчеләр саны 9 процентка арткан.

Быел 14 яшькә кадәрге 9 балада туберкулез авыруы теркәлгән. Узган елда 10 балада инфекция ачыкланган булган.

Росздравнадзорда билгеләп үтелгәнчә, Башкортстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында туберкулез буенча кызыл зонага кергән. Бу җәһәттән иң киеренке хәл Чуашстанда күзәтелә: биредә 100 мең кешегә 15,09 сырхау туры килә. Исемлеккә шулай ук Пермь крае (14,44), Оренбург (14,46) һәм Самара (13,29) өлкәләре эләккән.


Фикер өстәү