Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы маймыл чәчәге авыруы көчәю сәбәпле гадәттән тыш утырыш үткәрәчәк

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) башлыгы Тедрос Адханом Гебреисус кешеләр арасында маймыл чәчәге авыруы бик нык таралу сәбәпле гадәттән тыш утырыш үткәреләчәге турында белдергән. Бу хакта “Интерфакс” яза.

“Мине маймыл чәчәге вирусы таралу, элеккечә үк, бик нык борчый, – дигән Гебреисус. Шул сәбәпле ул гадәттән тыш утырыш үткәрү зарурилыгын, анда белгечләрнең чирнең ни дәрәҗәдә җитдилеген ачыкларга тиешлеген белдергән. Гадәттән тыш утырыш 18 июльдән соң булачак.

ВОЗ башлыгы билгеләп үткәнчә, бүгенгә 58 илдә чир йоктыруның барлыгы 6 меңнән артыграк очрагы теркәлгән.
Исегезгә төшерәбез: ВОЗның Россиядәге вәкиле Мелита Войнович моңа кадәр белдергәнчә, Россиядә маймыл чәчәге таралу куркынычы, Европаның башка илләрендәге кебек үк, югары дәрәҗәдә.


Фикер өстәү