ТАССРга – 100 ел: безне губернаторлар һәм илчеләр котлый

ТАССР оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан төбәкләр җитәкчеләреннән котлаулар килә. «Татарстан җирендә 170тән артыграк милләт вәкиле, шул исәптән безгә тугандаш фин-угыр халыклары яши. Төбәк үз халкының тырыш хезмәте, республика җитәкчелегенең акыллы җитәкчелеге нәтиҗәсендә динамикалы төстә үсә», – диелә Мордовия Республикасы башлыгы Владимир Волков котлавында. Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев Татарстан белән хезмәттәшлекнең Свердловск өлкәсенең икътисади, сәнәгать һәм мәдәни сәясәтендә төп өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып торуын искәртә. Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевның котлау телеграммасында Татарстанның хаклы рәвештә Россия төбәкләре арасында лидерларның берсе булып саналуы һәм тулаем илне үстерүгә зур өлеш кертүе билгеләп үтелә. Кузбасс губернаторы Сергей Цивилев котлавында: «Бүген Татарстан үзенең бәйрәмен икътисади яктан уңышлы төбәк буларак каршылый, Россия Федерациясенең иң нык үсешле төбәкләреннән берсе булып тора», – диелә.
Бәйрәм уңаеннан чит дәүләтләр илчеләре дә котлауларын ирештерде. Төрекмәнстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Батыр Ниязлиев үзенең котлавында Төрекмәнстан һәм Татарстан Президентларының шәхсән тырышлыгы белән Төрекмәнстан – Татарстан хезмәттәшлегенең үзара файдалы юлдан үсүен билгеләп үткән. Үзбәкстанның Россиядәге илчесе Батырҗан Асадов та Татарстан белән Үзбәкстан арасында дустанә элемтәләрне игътибар үзәгенә алган. Республикада яшәүчеләрне ТАССР юбилее белән шулай ук Индонезиянең Россиядәге илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди, Буркина-Фасо республикасының Россиядәге илчесе Антуан Сомда, Мисырның Россиядәге илчесе Ихаб Наср әфәнде, Таиланд корольлегенең Россиядәге илчесе Тханатип Упатисинг, Япониянең Россиядәге илчесе Кодзуки Тоёхиса, Словакия Республикасының Россиядәге илчесе Петер Припутен, Молдова Республикасының Россиядәге илчесе Андрей Негуца, Швециянең Россиядәге илчесе Малена Мард, Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасегава котлады.


Фикер өстәү