Казанда газ шартлаган йортта яшәүчеләр: «Монда калудан мәгънә юк…»

Казанның Волгоград урамындагы 19 нчы йортның бишенче катында урнашкан бер фатирда газ шартлаган. Фаҗига дүшәмбе иртәсендә – җиде туларга егерме минутта була. Әлегә шартлау сәбәбен төгәл генә әйтүче юк. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре бара. Вакыйга урынында «ВТ» хәбәрчеләре дә булып кайтты.

Аңлашылганча, эчкә беркемне дә кертмиләр. Әмма шартлауның кайсы фатирда булганын чамалау кыен түгел. 30 яшьлек хуҗабикә хастаханәгә озатылган. Табиблар аның хәлен уртача дип бәяли. Башына зыян килгән, куллары пешкән. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, башта бу йортта яшәгән 52 кешене (шуларның 10сы – балалар) эвакуацияләргә туры килгән. Аннары күрше подъездларда көн күрүчеләргә өйләренә кайтырга рөхсәт бирелгән.

– Шартлау булган фатирда төзекләндерү эшләре бара. Газны бөтенләй сүндереп куйдык. Әлегә беркемне дә фатирларына кертмибез. Сабыр итәргә кушабыз, – ди «Мәскәү районының торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче оешмасы» җитәкчесе Олег Калимов. – Газ шартлау сәбәбен дә әйтә алмыйбыз. Дүртенче, бишенче катта яшәүчеләрне вакытлыча кунакханәгә урнаштырдык. Туганнарына китүчеләр дә бар. Эшләрне төгәлләгәч, алар фатирларына кайта алачак.

Әмма ишегалдында үз куышын ташлап китәргә ашык­маган кешеләр шактый иде әле. Өченче катта яшәүче Олег Смирнов суыткычын кабызырга оныткан.

– Шартлау тавышын ишеткәч, өстәге кием белән урамга чыктык. Суыткычны юам дип, хатыным аны уттан ычкындырган иде. Бакчага китеп барган идек, шул искә төште. Кире кайттым, – ди ул.

Нәсимә апа ишегалдында этен кочаклап утыра. Озакламый малае килеп алачак икән.

– Йокыдан бик иртә тордым. Биш тулып киткән иде. Иртәнге ашны ашап, бакчага бармакчы идем. Киенеп, ишекне бикләргә үрелгәч, көчле тавыш ишетелде. Мин идәнгә яттым. Җимереләбез дип торам. Аннары инде әкренләп урамга чыксам, халык йөгерешә башлады, – ди Нәсимә ханым. –Төрле хәбәрләр йөри. Ул фатирдагы газ колонкасы шартлаган, дип язалар, сөйлиләр икән. Дөрес түгел. Безнең йортта плитә генә газга тоташтырылган. Су да, җылылык та үзәктән килә.

Ә менә Нурзия белән Марат Хәкимовлар авылга җыена.

– Монда калудан мәгънә юк. Фатирны бикләдек. Кирәк-яракларны алдык. Берничә көнгә авылга кайтабыз, – ди алар.

Әлеге йорт 1964 елда төзелгән. Шулай булса да, биредә яшәүчеләр аны искергән дип санамый. Алар бүген исән калуына сөенә. Барысының да тизрәк өйләренә керәсе килә. Әлегә исә подъезд ишеге төбендә полиция кизү тора. Идарәче оешма хезмәткәрләре, фатирларына керәсе килгән кешеләрне үзләре озатып керә.

Беренче катта яшәүче Анастасия Кулюкова елый-елый рәхмәт укый.

– Йорт бөтенләй җимерелә дип курыктым. Үзем өчен түгел, әтием өчен борчылдым. Ул – I төркем инвалид. Урында гына ята. Газ шартлаганны белгәч, шок хәлендә калдым, – ди ул. – Газ хезмәте дә, коткаручылар да шулкадәр тиз килде. Әтине чыгарырга булыштылар. Аеруча коткаручыларга рәхмәт. Күтәреп чыгарып, аны кояшка куйдылар. Туңмасын дигәннәрдер инде. Чын ир-егетләр хезмәтен күреп горурландым. Әтине туганнарым килеп алды. Беренче катта куркыныч юк, диделәр. Әмма бүген фатирга кермим әле. Туганнарда кунам. Иртәгә кире кайтырмын дип торам.

 

Фаҗиганең сәбәбен хуҗабикәнең газ плитәсен урыннан кузгатуы аркасында дисәләр дә, идарәче оешманыкылар хәзер бу фикерне кире кага. Күршеләр дә төрле фикер әйтә. Кемдер хуҗабикә кичке якта өй җыештырганда плитәне урыныннан күчергән дә, газ шлангына зыян килгәндер дип фаразлый. Кемдер исә, алдан ук төзек булмагандыр дип уйлый. Хуҗабикәнең тәртипле тормыш алып баруын да әйтәләр. Әмма газчылар бу йортта быелның гыйнварында техник тикшерү уздырган икән. Ул чакта барысы да төзек булган.

Белгечләр кисәтә: газ җиһазларын үз белдегең белән тоташтыру яки ычкындыру ярамый. Газ плитәсен, гомумән, урыннан кузгату тыела. Әгәр газ исе сизәсез икән, кичекмәстән 104 телефоны аша газ хезмәтенә, яки «112» телефон номерына хәбәр итегез. Белгечләр килгәнче, тәрәзәне ачып җилләтү кирәк. Газ хезмәткәрләре техник тикшерү уздырганда, аларга фатирга керергә мөмкинлек бирү дә сорала.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары һәм видеосы


Фикер өстәү