«Әкрен генә газ чыгып та ята ала»: газ шартлауның сәбәбе нәрсәдә?

Соңгы арада газ шартлау белән бәйле фаҗигаләр турында еш ишетергә туры килә. Яшел Үзәндә булган фаҗиганең кайтавазы тынарга да өлгермәде, Чаллыда газ шартлап, 5 кеше зыян күрде, 22 яшьлек кызның гомере өзелде. Россиянең башка төбәкләрендә мондый фаҗигаләр булып тора. Сәбәп нәрсәдә?  Без ни өчен сабак алмыйбыз?

«ГазпромТрансгаз Казан» җәмгыятенең «Сабагаз» идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхетдинов, газ куллануга җитди карарга кирәк, ди. Ул газ белән «Сез» дип сөйләшергә киңәш итә.

– Ничә еллар газ яксак та, әле дә аны ничек кулланырга кирәклеген белмәүчеләр бар, – ди ул. – Аны бары тик төп билгеләнеше буенча файдалану кирәк. Әйтик, газ плитәләрен бүлмәне җылыту өчен эшләтү катгый тыела. Ул сөрем газы белән агулану куркынычы тудыра. Аш бүлмәсе, ягу бүлмәләрендә газ приборлары эшләгән вакытта һава  йөрсен өчен форточкалар ачык булу мәҗбүри. Өйләрен газ белән җылытучылар газны кушканчы ук төтен-җилләткеч юлларының төзеклеген карарга, аларның чиста, тыгылмаган булуын тәэмин итәргә тиеш. Әйтик, җәйләрен кошлар, торба эченә оя корырга дип чүп ташып, суыру көчен киметергә яки юлларын томаларга мөмкиннәр. Төтен һәм вентиляция каналларындагы суыру көчен даими тикшереп торырга кирәк. Аларның түбәдән тышкы өлеше җитәрлек биеклектә булмаганда, җил үзгәргән очракларда суыру көче кими яисә бөтенләй кире якка эшләргә мөмкин.

Газ приборларын, мич горелкаларын үз белдегең белән алыштыру, төзек булмаган автоматикасыз файдалану, завод конструкциясен үзгәртү, газүткәргечләрне реконструкцияләү очракларына юл куелмаска тиеш. Бу таләпләрне үтәмәү шулай ук хәвеф-хәтәр  китереп чыгарырга мөмкин.

– Салкын көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының башларын даими тикшереп тору аеруча мөһим. Чөнки тышкы  һәм эчке температуралар аермасы аларның бозланып тыгылуына китерергә мөмкин, – ди Ирек Мөхетдинов. – Тагын шунысын да онытмыйк: көнкүреш газ җиһазларына ел саен техник хезмәт  күрсәтелү кирәк.

Ә бит күп кенә йортларда тикшерүчеләрне кертмәүчеләр дә бар. Кемдер өенә чит кеше кергәнен өнәп бетерми, берәүләр караклар дип курка. Әмма «ГазпромТрансгаз Казан» җәмгыятенең белгечләре һәрвакыт махсус киемнән йөри, аларның бу оешмада эшләгәнлеген раслаучы документлары бар.

20 елдан артык газчы булып эшләүче Идрис Кәримов техник хезмәт күрсәтүчеләрне кертмичә,  күп кенә газга кагылышлы эшләрне үзләре башкарган кешеләр соңыннан үкенә, ди.

–  Газ – уен эш түгел. Үзе тоташтырган очракта да, беренче карашка бар да яхшы булырга мөмкин. Әмма шланг буш булып, әкрен генә газ чыгып та ята ала. Җыела-җыела шартларга да мөмкин, – ди ул. – Күп кенә йортларга кереп йөрим. Кешеләр вентиляция каналларын каплап куя. Һава йөрмәгәч, ничек газ йөрсен ди? Вентиляция эшен кәгазь куеп тикшереп була. Ул рәшәткәгә ябышса, димәк, йортта һава әйләнеше яхшы. Каплап куючылар җил өрә бит, тараканнар керә, дип аклана. Гомерең турында уйларга кирәк. Андый кешеләргә яңадан инструктаж та үткәргәнебез бар. Әгәр җилләтү юлы төзек булса, сөрем газы чыккан очракта да зыян килмәячәк.  Газ кулланучыларга тагын шунысын да әйтер идем: үз фатирларыгызда, йортларыгызда табигый газ, сөрем газын билгеләүче һәм сигнал ярдәмендә кисәтүче приборны урнаштырсагыз иде.

Әгәр техник хезмәт күрсәтү өчен өегезгә газчыны кертмисез икән, 2000 сум штраф түләттерергә мөмкиннәр. Башта техник хезмәт күрсәтү өчен кертмәгән дип фатирга эләгә алмау турында акт төзелә. Техник хезмәт күрсәтү өчен өйгә кертүне сорап почта аша хат килергә дә мөмкин. Әгәр шуннан соң да фатирга кереп булмый икән, бу хакта торак инспекциясенә хәбәр итәләр.

Сыйфат кирәк!

Шәһәрдә күп кенә йортларда шәхси җылыту казаннары урнаштырылган. Димәк, фатир шуның аша газ белән җылытыла. Бу очракта кайнар су да газ казаны аша килә. Аңа хезмәт күрсәтер өчен газ  яки җылылык оешмалары белән килешү төзергә кирәк. Елга бер тапкыр хезмәт күрсәтү 3 мең сумнан башлана. Бу бары тик бер тапкыр килеп карап киткән өчен. Әгәр газ казаны ватылса, суны җылытмый башласа, аерым кеше чакыртып, моның өчен акча түләргә туры киләчәк. Хезмәт күрсәтү вакыты чыккан икән, аларны алыштыру кирәк. Бу эшләрне бары тик газ белгече генә башкарырга тиеш.

Ростехнадзорның  Идел буе идарәсендә баш дәүләт инспекторы Зөфәр Нуриев газ шартлауларны киметү өчен техник хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырырга кирәк  дигән фикердә.

– Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе начар хезмәт күрсәтелүгә зарлана. Без аларга кая барырга кирәклеген аңлатып кайтарабыз. Иң элек кешеләр идарәче оешмага, әгәр соравы хәл ителмәсә, дәүләт торак инспекциясенә   мөрәҗәгать итәргә тиеш. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә халыкка күрсәтелгән һәр техник хезмәт сыйфаты дәүләт торак инспекциясе тарафыннан тикшерелсен иде, – ди ул.

Казанның Имәнлек урамында яшәүче Нәсимә Сираҗиева газчыларны ике ел көтә икән инде.

– Әллә без өйдә юкта киләләр инде, беркем дә хәбәр бирми. Соңгы арада газга бәйле күңелсезлекләр күбәйгәч, акча түләп газчыга караттык.  Үзебез белән бергә җиһазлар да картая. Газ казаннарын алыштыру, плитәләрне яңарту өчен акча кирәк, – ди Нәсимә Сираҗиева. – Кереп язу тутырып кына чыгып китүдән файда юк.  Фатирларда газ системасын яхшылап карасыннар иде. Без – белгечләргә ышанабыз. Шуңа да ышанычны акласыннар иде.

 Исегездә тотыгыз:

– газ җиһазлары начар, алардагы куркынычсызлык автоматикасы төзек булмаса;
– беркетеп куелган вентиляциядән газ чыгып торса;
– газ плитәсе өстендәге вытяжка торбасы вентиляция каналы тишемен тулысынча капласа;
– газ баганасын томалап куелса (белгечләр аны таба алмаса, газ чыгуны туктатып булмаячак);
– төтен юллыгының чистарту уемнары томаланган булса,

газ шартларга һәм сөрем белән агуланырга мөмкин.
Шулай ук газ плитәсе яки казан урнаштырылган бүлмәдә йокларга ярамый. Газ җиһазларын мөстәкыйль рәвештә урнаштыру тыела. Аны бары тик техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзелгән махсуслашкан оешмалар гына башкарырга тиеш.

Сөрем газы белән агуланганда беренче ярдәм күрсәтү
1. Сөрем газы белән агуланучыны кичекмәстән саф һавага алып чыгарга кирәк. Мөмкинлек булмаса, тәрәзәне, ишекне ачыгыз.
2. Кичекмәстән ашыгыч медицина ярдәме машинасын чакыртыгыз.
3. Кешенең кысып торучы киемнәрен салдырыгыз.
4. Башына һәм күкрәгенә салкын сулы компресс яки бозлы шешә куегыз. Чигәләрен аш серкәсе яки нашатырь спирты белән уыгыз.
5. Әгәр сулыш алмаса, ясалма сулыш һәм йөрәгенә массаж ясагыз.
6. Аңына килгәч, кайнар чәй эчертегез. 2–3 стакан чәй аның хәлен яхшыртачак.

Газ исе килсә, нишләргә?

– Кичекмәстән газ җиһазларын сүндерегез;

– газ краннарын ябыгыз;

– тәрәзәләрне ачыгыз;

– электр җиһазларына кагылмагыз. Утны сүндерергә, яндырырга, телефонны зарядкага куярга ярамый. Шулай ук бу бинада тәмәке тарта күрмәгез!

– фатирдан яки йорттан бөтен кешене чыгарыгыз;

– кесә телефоныннан 04, 104  һәм 112 номерына шалтыратып, газ хезмәтен чакыртыгыз.

САН

2021 елның сентябреннән хәзерге көнгә кадәр Россия төбәкләрендә 20дән артык газ шартлау очрагы теркәлгән.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү