Коронавирусның тагын да хәтәррәк төре таралу турында кисәтәләр

Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы белдергән.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) башлыгы Тедрос Аданом Гебрейесус белдергәнчә, дөньяда коронавирусның тагын да хәтәррәк яңа штаммы килеп чыгу куркынычы бар.

— Коронавирусның тагын да хәтәррәк яңа төре пәйда булу куркынычы саклана. Чирләүчеләр һәм үлүчеләр саны кинәт артуга китерергә мөмкин ул, – дигән ВОЗ башлыгы.

Ул илләрне чирнең яңа кыенлыкларга әзерләнү эшен көчәйтергә чакырган.

Исегезгә төшерәбез: дөньяда коронавируска бәйле гадәттән тыш хәл режимы быел 5 майда төгәлләнде. Пандемия вакытында үлүчеләр саны кимендә 20 миллион кеше тәшкил иткән.


Фикер өстәү