«Техосмотр»ны сатып алу мөмкин булмаячак

Автомобильләрне техник карау («ТО») пунктлары катгый контрольгә алына. 8 июньнән «Техосмотр» турында законга төзәтмәләр үз көченә керә чөнки. Аларның максаты – машинаны тикшертеп тормыйча гына диагностика картасын сатып алу күренешен юкка чыгару. Белгечләр исәпләп чыгарганча, хәзерге вакытта «корыч ат» хуҗаларының 80 проценты чамасы «техосмотр»ны техник карау пунктларына бармыйча гына юнәтә.

Менә хәзер җәйдән башлап, техник каруга китерелгән машинаны өч тапкыр: техник карауга кадәр, техник карау барышында һәм шуннан соң фотога төшерү тәкъдим ителә («корыч ат»ның барлык тышкы төзексезлекләре күренеп торсын өчен). Фотосурәтләр турыдан-турыдан диагностика картасына урнаштырылачак. Ә инде карта үзе техник карау үткәрүнең автоматлаштырылган бердәм мәгълүмат системасында рәсмиләштерелә. «Авто» хуҗасына картаның кәгазьдәге күчермәсе биреләчәк (сораган очракта).

Бу яңалык машина йөртүчеләр тормышында ничегрәк чагылыш табачак соң? Белгечләр фикеренчә, яңалык «ТО» пунктлары саны кимүгә китерергә, димәк, «техосмотр» хезмәтен дефицитка әйләндерергә мөмкин. Чөнки техник карау уздыручы операторларга һәм аны үткәрү пунктларына катгый контроль билгеләнә, дидек бит. Техник карау үткәрүгә кагылышлы барлык закон актлары 1 апрельгә кадәр кабул ителергә тиеш. Операторларның үз пунктларын яңа «уен кагыйдәләре»нә әзерләүгә, иң элек яңадан аккредитацияләнүгә кимендә ике ай вакыт калдыру өчен кирәк бу. Сүз уңаеннан, операторларны Россия автомобильләрне иминиятләштерүчеләр берлеге (РСА) аккредитацияләвен искә төшерик.

Яңа документ нигезендә, РСА башта операторлар тапшырган документларны тикшерергә, шуннан соң, техник карау пунктының бу дөньяда чыннан да барлыгына, тиешле һөнәри күнекмәле экспертларга ия булуына инану өчен, шунда вәкилләрен җибәрергә тиеш була. Моннан тыш алар пунктларның күпме машинага хезмәт күрсәтә алу күрсәткеченең документларда күрсәтелгәнгә туры килүен тикшерәчәк. Эш шунда: 8 июньнән башлап, техник карау пункты бары тик документта күрсәтелгән «сәләт»енчә генә диагностика карталары бирергә тиеш.

Закон, «техосмотр» базарын тулысынча тәртипкә салу өчен, бер ел дәвамында күчеш чорын күздә тота. Шуңа күрә «ТО» операторлары кабат аккредитацияләнү эшен киләсе елның апреленә кадәр сузарга мөмкин. Ул чагында әлеге базарда калырга теләүчеләрнең документларын Автомобильләрне иминиятләштерүчеләр берлегенә барысы бергә тапшыра башлавы ихтимал. Бу исә көтелмәгән хәлләргә китереп, автомобиль хуҗаларына кыенлыклар тудырырга мөмкин. Операторларның яңа кагыйдәләргә туры китереп, кабат аккредитацияләнүгә өлгерә алмавы бар чөнки. Шуңа күрә аларга бу эшне сузмаска киңәш ителә.


Фикер өстәү