Татарстанда беренче коронавирус очрагы теркәлгән: авыруны йогышлы авырулар хастаханәсенә урнаштырганнар

Татарстан табиблары карантинда булган Франция гражданинында Covid-2019 коронавирус йогышын ачыклаган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Республика штабы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Татарстанда коронавирус йоктыруның бер очрагы ачыкланган.  Ул-Татарстан Республикасына килгән Франция гражданины. Ул коронавирус симптомнары барлыкка килү сәбәпле, хастаханәгә урнаштырылды», — дип хәбәр итте Галимова.

Татарстанга килгәч, чит ил кешесе табибларга хәбәр иткән һәм анализлар биргән, шуннан соң ул карантинда утыра.

«Хәзерге вакытта пациент республика йогышлы авырулар хастаханәсендә табиблар күзәтүе астында», -дип ачыклык кертте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Татарстан Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә Россиядә 21 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән:  Мәскәүдә — дүрт һәм Россиянең 14 төбәгендә берничә очрак булуы билгеле.

 


Фикер өстәү