Законсыз техник карау уздырган өчен җинаять җаваплылыгы кертелә

Бүгеннән Россиядә илкүләм аккредитация системасында яки транспортны техник карау өлкәсендә тиешле рөхсәт алмаган килеш кенә машиналарга “техосмотр” үткәргән өчен җинаять җаваплыгыгы гамәлгә кертелә.
Шулай итеп, хәзер автомобильгә техник карау уздырмыйча гына диагностика картасын рәсмиләштерүчеләргә 300 мең сумга кадәр яки 2 еллык хезмәт хакы күләмендә штраф яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яисә алты айга кадәр кулга алу яный.
Закон проекты хәзерге вакытта бик күпләрнең, машинасы төзеклеген тикшертмичә генә, “техосмотр”ны сатып алуларына каршы көрәшкә юнәлдерелгән. Чиновниклар күздә тотканча, бу катгый чараларны гамәлгә кертү юл-транспорт вакыйгалары санын киметүгә ярдәм итәчәк. Чөнки нәкъ менә сатып алынган “техосмотр”лар еш кына әнә шундый аянычлы нәтиҗәләргә китерә.


Фикер өстәү