Россиядә фаразланган гомер озынлыгы рекордлы күрсәткечкә җиткән

Россиядә фаразланган гомер озынлыгы рекордлы күрсәткечкә җиткән. Алдан ук искәртеп узыйк: фаразланган гомер озынлыгы дигәндә, үлем-китем күрсәткечләре шул ук дәрәҗәдә сакланган шартларда кеше яши алган гомер озынлыгы күздә тотыла. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул илдә 72,76 яшь тәшкил иткән. Бу 1990 нчы еллардан бирле теркәлгән иң зур күрсәткеч дип бәяләнә. Бер ел эчендә Татарстанда да гомер озынлыгы, 3,6 елга артып, 74,93 яшькә җиткән, дип белдерә Росстат белгечләре.

Бер ел эчендә Россиядә барлык төбәкләрдә дә диярлек гомер озынлыгы арткан. Ингушетиядә генә кимү күзәтелә: анда 2,15 елга азаеп, 78,37 яшь тәшкил иткән.

Росстат белгечләре хәбәренчә, соңгы ике елда пандемия аркасында илнең һәр төбәгендә диярлек күрсәткечләрнең кимүе күзәтелгән. Саннар теленә күчсәк, тормышыбызда «коронавирус» дигән зәхмәт пәйда булган 2020 елда илдәге көтелгән гомер озынлыгы – 1,8 елга, 2021 елда 1,4 елга кимегән булган. Шушы ике елда илдә үлүчеләр саны да кискен арткан. 2020 елда үлем-китем очраклары 19 процентка арткан булса, 2021 елда – 36 процентка.

Узган ел Идел буе төбәкләре арасында иң түбән үлем-китем күрсәткече Татарстанда теркәлгән. Республикада 1 мең кешегә 11,5 үлем очрагы туры килә. Яман шеш белән кан әйләнеше системасы авырулары әле дә булса үлемгә китергән иң төп авыруларның берсе булып кала бирә.

 

Фаразланган гомер озынлыгы иң нык арткан төбәкләр

Төбәк Күпмегә арткан, ел Гомер озынлыгы, яшь
Саратов өлкәсе +3,79 72,87
Татарстан +3,65 74,93
Мәскәү +3,64 78,19
Рязань өлкәсе +3,59 72,2
Липецк өлкәсе +3,55 72,13

 


Фикер өстәү