Әнисе көчек сатып алудан баш тарткач, үсмер кыз үз-үзенә кул салган

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары әлеге гаиләне тикшерә.

Мәскәү өлкәсенең Лобня шәһәрендә бер кыз үз-үзенә кул салган. Фаҗиганең сәбәбе – әнисенең үсмер кызына көчек сатып алудан баш тартуы.

SHOT телеграм-каналы язганча, кыз әнисе белән әрләшкәннән соң берничә минут узуга коточкыч адымга барган. Әнисе кызын тынычландырган кебек тә булган үзе: алар бергәләшеп кибеткә барып килергә сүз куешкан. Үсмер әнисен подъез төбендә көтеп торачагын әйткән. Әнисе берничә минуттан соң чыкса, баласы юк… Аның мәете подъезд түбәсендә табылган.

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары әлеге гаиләне тикшерә. Әти-әнисе әйтүенчә, баланың үзенә кул салуга бәйле бернинди дә омтылышы, уе булмаган.


Фикер өстәү