Онлайн сатканы шалтыратмый! Мошенниклар тозагына эләкмә

Маркетплейста сатучы беркайчан да сезнең белән элемтәгә керми! «Вайлдберриз», «Озон» кебек интернет-кибетләрдән әйбер сатып алырга яратучылар шушы кагыйдәне истә тотарга тиеш, ди белгечләр. Ник дигәндә, соңгы арада мошенниклар халыкны төп башына утыртуның яңа ысулын уйлап тапкан.

Алар, кешенең маркетплейстагы сәхифәсен ватып, анда күрсәтелгән номерга: «Техник сәбәпләр аркасында соңгы заказыгыз өчен түләү кабул ителмәде. Акчагыз кире кайтарылды. Заказны яңадан рәсмиләштерү өчен фәлән номерга (счетка) акча җибәрүегезне сорыйбыз», – дигән смс-хәбәр җибәрә. Кайберәүләргә шулай дип шалтыратучылар да булган.

«Банки.ру» порталының социаль-икътисадый һәм лайфстайл контент буенча белгече Салават Йосыпов белдерүенчә, интернет-кибеттән әйбер сатып алганда алданмас өчен, гади генә кагыйдәне истә калдырырга кирәк.

– Сатып алынган товар өчен түләү, товар кайтаруга бәйле барлык операцияләр маркетплейстагы шәхси битегездә генә башкарылырга тиеш. Андагы сатучылар сезнең белән беркайчан да турыдан-туры элемтәгә чыкмаячак. Шуңа күрә үзен фәлән интернет- кибет белгече дип шалтыраткан, смс-хәбәр җибәргән кеше белән аралашуны шундук өзәргә кирәк. Товар алу, товар кайтаруга бәйле сорауларыгыз булса, маркетплейсның техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итегез, – ди ул.

Белгеч «Вайлдберриз», «Озон» кебек интернет-кибетләрдә шәхси бите булган кешеләргә әлеге кушымтага керү өчен, ким дигәндә, 12 төрле символ кергән катлаулы пароль куярга киңәш итә.

– Банк картагыз беркетелгән һәм сезнең турында шәхси мәгълүмат сакланган барлык аккаунтларга гадәти логин-парольдән тыш, өстәмә пароль куегыз. Анысы телефонга, электрон почтага яки шул кушымтага смс рәвешендә киләчәк. Смс аша килгән парольне беркемгә дә күрсәтергә, әйтергә ярамый, – ди Салават Йосыпов.

Хәтерләсәгез, мошенникларның халыкны алдауның тагын бер ысулын уйлап табуы турында язган идек. Алар, банк клиентларына шалтыратып, үзләрен ФСБ хезмәткәре дип таныштыра. Шуннан соң аларның исеменнән Украина армиясенә акча күчерелүе турында хәбәр итә. Имеш, банк хезмәткәрләре, клиентларының шәхси мәгълүматларын урлап, алар исеменнән акча күчереп ята. Алай гына да түгел, кырыгалдарлар, тиз арада ни дә булса эшләмәсәгез, җинаять җаваплылыгына тартылачаксыз, дип ышандыра. Моны булдырмас өчен дип, кешене «куркынычсызлык хезмәте»нә кушылып, карталарындагы акчаны алар счетына күчерергә мәҗбүр итәләр икән.

 

Сүз уңаеннан

Татарстан телефон аша алданулар иң күп теркәлгән өч төбәк арасында кала бирә. Республика халкы дистанцион рәвештә эш итүче мошенникларга атна саен 20 миллион сум акча күчерә. Быелның ике аенда телефон аша кылынган 2,5 мең җинаять теркәлгән инде. Мондый юл белән кылынган җинаятьләрнең дүрттән берен банк картасыннан акча урлау, халыкны мәгълүмати технологияләр ярдәмендә алдау очраклары тәшкил итә.

Динә Гыйлаҗиева
Фото: https://www.youtube.com/


Фикер өстәү