Казан «Россиянең мәдәни башкаласы» исеменә дәгъвә итә

Казан «Россиянең мәдәни башкаласы» исеменә конкурста катнашырга җыена. «Татар-информ» агентлыгында узган журналистлар белән очрашу вакытында Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева шул хакта хәбәр итте.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, гариза тапшыру кампаниясе 2025 елда узачак. Искәртеп үтик: бу вакытта республика башкаласы 1020 еллыгын бәйрәм итәчәк.

Конкурска 2023 елда старт биреләчәк. Ел саен белгечләр Россиянең берәр шәһәренә әлеге мактаулы исемне бирәчәк.


Фикер өстәү