Сәгатькә карамыйча гына, торырга күпме вакыт калган икән, дип, күзләрне шар кебек ачып уйлана башласаң, күңел тынгысызланып, йөрәк пәрә-пәрә килеп тибә башлый. Психолог Жанна Воеводина Life.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә нәкъ менә күпме вакыт калуын исәпләп ятуның янә йокыга талуга комачаулавын аңлаткан.
Белгеч әйтүенчә, төнлә уянып китү – табигый хәл, чөнки йокы цикллардан тора. Әмма кичекмәстән йокыга талырга кирәк булуы аркасында борчылу тынычлануга түгел, бәлки, киресенчә, организмның ярсуына китерә. Белгеч сүзләренә караганда, тынгысызлыкка бирешмичә, тиз генә янә йокыга талу сере – һәркемнең үзенчә.
“Иң яхшысы – балачакта безне ничек йоклатуларын, тынычландыруларын искә төшереп, шуларны кабатларга тырышу. Ләкин кайвакыт өстәмә чаралар да таләп ителергә мөмкин”, – дип билгеләп үткән Воеводина. Психолог, күзгә барыбер йокы кермәсә, торырга киңәш иткән.
“Урыннан торып, тонык кына ут, мәсәлән, “ночник” кабызырга була. Юкса карават тынгысызлык чыганагы кебек тоела башларга мөмкин”, – дип аңлатып үткән белгеч. Тынычланырга гади генә әйберләр ярдәм итәргә мөмкин. Воеводина, янәшәңдә хәләлең булмаганда, мендәрне кочакларга, юрганның бер почмагын бөтерергә яки аудиоәкият кабызырга, яисә алдагы көнне нәрсәләр эшләгәнне (әмма сөйләшүләрне түгел) эчтән генә искә төшерергә киңәш иткән. Ә инде борчылганлыктан йөрәк тибеше ешайса, иң элек үз-үзеңне кочаклап, кыска гына сулыш алырга һәм сулышны озаклап чыгарырга, шуннан соң мускуллардагы киеренкелекне йомшартырга тәкъдим иткән. “Кулларны бик каты йодрыклап, унга кадәр санарга һәм бөтен игътибарны куллардагы киеренкелекнең йомшаруына күчереп, йодрыкларны әкрен генә ачарга”, – дип тасвирлаган психолог.
Белгеч кичке гадәтләр турында аерым искә төшереп үткән: йокларга ятарга кимендә ярты сәгать кала телефонны кулга алмаска, кимендә бер сәгать кала хисләндерә торган фильмнар, шул исәптән комедияләр карамаска, йоклар алдыннан урамда ашыкмыйча гына йөреп керергә. Төн уртасында уянган очракта, бәдрәфкә йөрмәс өчен, суны күп эчмәскә – 1-2 йотым эчсәң, шул җитә, дип йомгаклаган сүзен психолог.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез