Газетага язылу

Җырчы Айдар Галимовны Оборона министрлыгы медале белән бүләкләгәннәр

Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты, танылган җырчы Айдар Галимов Россия Оборона министрлыгының “Советлар Союзының флот адмиралы С.Г.Горшков” медале белән бүләкләгән.

Бу хакта җырчы үзе социаль челтәрдә хәбәр итте һәм хезмәтен югары бәяләүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Артист милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуы, Россия хәрбиләренә ярдәм итүе өчен бүләкләгәннәр. 

Җырчы – гвардия Һава десанты гаскәрләренең запастагы старшинасы СВОда катнашучыларга һәм Донбасста яшәүчеләргә булыша. Ул хәрбиләр өчен хәйрия очрашуларында даими катнаша, Башкортстаннан гуманитар йөк җибәрү һәм кабул итүгә ярдәм итә. Шулай ук хәрбиләр һәм аларның гаиләләре алдында чыгышлар ясый. Моннан тыш җырчы хәрби госпитальләрдә һәм медицина үзәкләрендә –  Санкт-Петербургның Мария хастаханәсендә һәм Башкортстанның реабилитация үзәкләрендә яралылар алдында хәйрия концертлары оештыра.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре