Бу хакта “Татар-информ” Татарстан Прокуратурасы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, хатын-кыз улына питбайк сатып алган һәм шундук ачкычын да тоттырган. Питбайкка утырган үсмер Бөгелмә районы Восточный бистәсе юлында авариягә эләгеп, беләгенең ике зур сөяген (урыныннан кузгалган) һәм аскы казналыгын сындырган.
Суд хатын-кызга 60 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. Питбайк һәм шлем конфискацияләгән. Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Нурлатта яшәүче хатын-кызның шундый ук сәбәпләр буенча хөкем ителүе турында мәгълүм булган иде. Ана кеше баласына мотоцикл сатып алган, тегесе исә, авариягә эләгеп, нык җәрәхәтләнгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез