Марат Кәбиров: «Кем мемуарларын укыйбыз, шуңа ышанабыз. Кем язган тарихны укыйбыз – шул дөрес дип уйлыйбыз»

Тел, милләт дип борчылу тойгысы бар. Һәркемдә дә бардыр инде ул. Баш миендәге сырларын заман җилләре тигезләп бетермәгән булса, андый тойгы яшәргә тиеш. Кемнеңдер теленә чыга ул, кемнеңдер эш-гамәлләрендә чагыла, ә кемнеңдер күңелендә генә саклана. Иң яшерен җирендә. Әйтелмәгән мәхәббәт шикеллерәк…

Шартлы рәвештә әйтү инде бу. Халкың язмышы, аның кыйммәтләре өчен борчылу тойгысы төрлечә чагылырга мөмкин. Музейдагы кылыч шикелле мәгърур һәм файдасыз булырга да, аяк астындагы песи баласы сыман атларга ирек бирмичә сырпаланып йөрергә дә, идәнгә төшкән ипи сыныгы кебек үз вакытын көтеп ятарга да мөмкин. Ләкин ул бар. Чөнки адәм баласы аерым берәмлек кенә түгел, ә төркемгә бәйле зат та.

Үзбилгеләнешен ул үз шәхесенә бәйләп кенә кабул итми. Әйе, ул – кеше… Эт тә, песи дә түгел, ә кеше. Кешенең ир-егет яки хатын-кыз дигән өлешенә карый. Ир-егетнең, әйтик, малай дигән төркеменә керә. Әлегә абый да, бабай да түгел. Шундый-шундый илдә яши торган кеше, димәк, шул илнең гражданы. Шундый-шундый республикада яши. Шундый-шундый телдә сөйләшә, димәк, шул милләт вәкиле. Әти-әнисенең матди мөмкинлекләренә карап, ул үзенең нинди катлауга керүен дә чамалый. Шул рәвешле, үз урынын билгеләгәч, бу урынның әйбәт якларын эзләргә керешә.

Кешенең табигате шулай: ул үзен әйбәтрәк итеп күрсәтергә тырыша. Әлегә бернинди дә яхшылык кылып өлгермәгән булса, нәселе, данлыклы ата-бабалары белән мактана. Аларның бик мактанырлык җире булмаса – уйлап чыгара, хурланырлык булса – бу гамәлләренә аклану эзли, гаеп-кыекларын төзәтергә тырыша. Менә без кечкенә чагыбызда: «Минем әти барысыннан да көчле!», «Минем әни барысыннан да чибәр!» – дип әйтәбез. Барыбыз да шулай, чөнки без – табигатьнең әнә шундый төренә карый торган затлар. Һәм бу әти-әниләребез шундый батыр да, матур да булган өчен түгел, ә үзебезне әнә шул көчле дә, чибәр дә кавемнең бер өлеше итеп тоярга теләгән өчен. Табигый эгоизмның бер чагылышы. Яхшылык эшләргә инде соңга калынса, әйтик, ул картайган булса, үзенең һәм иңдәшләренең кылган гамәлләрен матурлабрак күрсәтергә тырыша. Теләсә кайсы кешенең мемуарларын укыгыз…

Мемуарларында кеше үзенең үткәннәрен акларга, матур итеп күрсәтергә, данларга омтыла. Хәтта явызлыгы белән даны чыкканнар да. Моның өчен ул хәтта башкаларны пычратудан да тайчанмый. Халык әнә шундый кешеләрдән тора.

Халыкның яки дәүләтнең үзе язган тарихы да әнә шул мемуарлар шикеллерәк: ул үзенең уңышларын күпертебрәк күрсәтә, гөнаһларына аклау таба, кайбер нәрсәләрне төшереп калдыра яки инкарь итә. Әле шул мемуар яки тарих язылган чактагы вазгыятьнең тәэсире дә зур була. Шуңа күрә, кемнең нәрсә турында язуы гына түгел, ә кайчан язуы да мөһим. Тагын бик күп вак-төякләр мөһим. Менә шул рәвешле тарих буталып бетә.

Ләкин без кем мемуарларын укыйбыз, шуңа ышанабыз. Кем язган тарихны укыйбыз – шул дөрес дип уйлыйбыз. «Бәлки, чынлап та шулай булгандыр? Кем белсен? Без бит ул дәвердә яшәмәгән. Әле монда үзең яшәгән заманны да аңлап бетереп булмый…» Шулай уйлыйбыз да…  Без тарихтан дөреслек эзләмибез, без тарихтан үз дәрәҗәбезне күтәрә алырлык дәлилләр эзлибез. Һәм бу гаеп тә, гөнаһ та түгел, ә кеше психологиясенең бер үзенчәлеге.

Акыллы сәясәтчеләр моны оста куллана. Көндәшләренең тарихын я гарипләп күрсәтергә, я бөтенләй юкка чыгарырга тырышалар… Халыкларга тарих аша тәэсир итү, тарих аша басым ясау күренеше белән очрашканыгыз бардыр инде? Күрсәгез, танымый үтеп китмәгез, дип әйтүем…

Без еш кына: «Нигә балаларыбыз чит телләрдә сөйләшергә тырыша икән? Ник башка милләткә тартылалар икән?» ише сораулар белән баш ватабыз. Бу – үзбилгеләнеш канунының бер чагылышы: аларның зуррак, көчлерәк, матуррак төркем вәкиле буласылары килә.

Аңлаешлырак булсын өчен, моны кечерәк даирәгә күчереп карарга мөмкин. Бер үсмер дә әти-әнисенең алкаш яки наркоман булуын теләми. Әтисе берне әйтеп, әнисе икенчене сөйләп, юктан да гауга чыгарып, көн дә җәнҗал куптарып яшәгән гаилә дә бер балага да бәхет китерми. Ата-анасының читтә азгынлык кылып йөрүен белү дә фаҗигагә әйләнә. Андый ук чиккә барып җитмәгән хәлдә, ялкау, булдыксыз, гамьсез ата-ана да бала күңеленә яра сала. Үз балаларын яратмый, кадерләми, аларның уңышы өчен сөенә белми торганнары да шулай. Тагы әллә күпме санарга мөмкин. Әти-әни йортын ташлап качучы балалар, нигездә, әнә шундый ояларыннан котылу юлы эзләп китә. Тыныч, тату, хәстәрлекле гаиләдән, үзләрен яратып һәм кадерләп торган җирдән китүчеләр юк. Булган очракта да, болар чит-ятларның ниндидер йогынтысына бирелүче сирәкләр генә. Сабыйларның бәхетле һәм уңышлы гаилә әгъзасы, яхшы ата-ана баласы буласы килә. Һич югында шулай күренәселәре килә.

Әгәр кеше нинди дә булса басымга дучар ителә яки үзен монда кадерсез, кирәксез, ятим итеп тоя икән, ул гаиләсен дә, дәүләтен дә, милләтен дә ташлап китәргә мөмкин. Ул үзен зур итеп һәм затлы кавем вәкиле итеп тоярга тели. Һәркемнең гомере бер генә һәм аның турырак юлны эзләүгә табигый хокукы бар.

Бүгенгене матурлау эшен тарихны матурлаудан башларга кирәк. Халыкны тергезү өчен, тарихын тергезү мөһим. Һәм ул тарих музейдагы кылыч кебек ятмасын, анда хәзер кеше сирәк бара. Ул аяк астындагы песи баласы кебек уралып йөрсен. Теләгәндә тотып карарлык, башыннан сыйпарлык, артык йөдәтсә, тибеп очырырлык булсын. Песи баласы, бер үз итсә, барыбер кире килә ул…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү