Ноябрь аенда озын яллар: Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан күпме ял итәчәгебезне әйткәннәр

Язын бәйрәмнәр, димәк, озын яллар да күп булса, көз көне бер генә бәйрәм бар. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне бу. Быел бәйрәм шимбәгә туры килә. Шимбә күпчелегебез өчен болай да ял көне булып торганлыктан, шимбә ялы дүшәмбе – 6 ноябрьгә күчерелә. Бу хакта “Все дни” хәбәр итә.

Шулай итеп, бәйрәм ялы рәттән өч көн: шимбә – 4 ноябрьдән дүшәмбе – 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү