Фермер Салават Гафиятуллин: «Киләчәктә авылда бөтенләй кеше калмаска мөмкин бит?»

Әлмәт районының Бишмунча авылында яшәүче Салават Гафиятуллин атчылык, сарыкчылык белән шөгыльләнә, үгезләр үрчетә. Авылны бар булмышы белән яратса да, төп эше шушында булса да, гаиләсе шәһәрдә яши. Сәбәп нидә? Бу хакта без аның үзеннән сорадык.

Салават – Бишмунча егете. Колледж, аннан соң институт тәмамлап, нефть тармагы буенча эшләп йөргән егетне авылга чакырып кайтаралар.

– Иң элек эшнең атларга бәйле булуы җәлеп итте, – дип искә ала ул. – Яшь вакытта әти-әниләр хуҗалыгында һәрвакыт атлар тота идек. Шуңа күрә алар миңа бик якын. Ул чагында 15 яшь кенә тай иде алар, бүген инде атларның баш саны 80гә кадәр җитте. Дөрес, саннар гел уйнаклап тора, ләкин илледән киметкәнем юк.

Салават атларны эшкәртеп, ит ыслап, колбаса ясап сата. Моннан тыш, 500 гектар җирендә ашлык, күпьеллык үлән үстерә.

– Атлар белән бераз эшләгәч, сарыклар да үрчетергә кызыгып киттем. Аларын корбанлыкка бик күп алалар. Барысын да үзебезнең территориядә чалып, эшкәртеп, әзерләп бирәбез. Авылыбызның хәзрәтен дә шушында ук чакырабыз. Ел саен Корбан гаетенә 100–150 кеше корбанлык алып китә, – ди ул.

Җире булгач, саламы да кайта, икмәге дә бар. Шуңа күрә ат һәм сарыклар янына үгезләр дә алып җибәрергә була. Шулай итеп, хуҗалыкка 15 баш үгез дә кайтартыла.

– Урып-җыюны тәмамлагач, үгезләр алып кайтып куям да, шуларны үстереп, кышын суеп сатабыз. Үгезләрнең баш саны азрак, ләкин карар, тәрбияләр өчен иң мәшәкатьлесе дә шулар. Ат белән сарык тәрбияләр өчен көйсез түгел. Тамаклары тук булса, шул җитә. Шәхсән үземә аттан да җайлырак мал юк кебек тоела. Кышын печән, ашлык ашатсаң, җәй буе болында йөри алар.

Яшь фермер эшен 3–4 хезмәткәр белән генә башлап җибәрә. Тора-бара эшчеләр санын 20гә җиткергән. Иң мөһиме – барысы да шушы авыл егетләре. Димәк, үз авыл халкын эш белән тәэмин итә дигән сүз.

– Терлекчелектә эшем күп булса да, нефтьчелек тармагындагысын да ташлап бетермим, чөнки, кызганыч, җир эше белән алга китеп булмый. Мин терлекчелек белән дә, игенчелек белән дә эшләргә риза. Рентабельлек булса, бөтенләй авыл хуҗалыгы белән генә шөгыльләнер идем. Ләкин җир белән эшләү финанс мәсьәләсендә бик авыр. Никадәрле көч кертеп тапкан икмәкнең бәясе булмау күңелне төшерә. Игенчелек янында терлекчелеге дә булырга тиеш аның. Мин бит үзем генә түгел. Эшчеләремә дә кышын эш кирәк. Алар кышын таралышып бетсә, җәен каян җыеп аласың? Шулай булгач, барысына да өлгерергә туры килә, ләкин иң мөһиме – таянырдай иптәшләрем булу. Егетләр белән бергәләп алып барганга, авырлык сизелми. Эшчеләр дә елдан-ел арта бара, чөнки эш шартлары тудырылган, хезмәт хакларын вакытында түлибез. 35 мең сумга эшләүчесе дә, 50–60 мең сум алучысы да бар, – ди Салават Гафиятуллин.

Ләкин нинди генә уңышлы эш булса да, авырлыкларсыз булмавын барыбыз да белә. Нәрсәгә генә тотынсаң да, хәл итәсе эшләре килеп чыгып кына тора. Әйтик, фермер көтүлек җирләре бик аз булуын да әйтеп узды. Төп эше, тапкан малы, әти-әнисе, туганнары авылда булса да, Салаватның хатыны белән ике баласы үзләреннән 15–20 чакрым ераклыктагы Әлмәт шәһәрендә яши.

– Авылны бик яратам. Балалар да монда кайтырга ярата. Тик, кызганыч,  Бишмунчада башлангыч мәктәп кенә бар. Без сыйныфта 23 бала укыдык. Әле шуларның да биш-алтысы гына бүген авылда яши. Менә узган ел беренче сыйныфка нибары бер бала укырга кергән. Димәк, киләчәктә авылда бөтенләй кеше калмаска мөмкин бит? – дип, күңелен борчыган мәсьәләне дә күтәрде ул.

Шулай да без тел очында торган соравыбызны да юлладык аңа: «Фермер булып эшләп, тормышны алып барып, гаиләне туйдырып буламы?»

– Була, – дип җавап бирде Салават. – Теләк кенә булсын, эшләсәң – бар да була. Механизаторларның, терлекчеләрнең үз авылыбыз кешеләре булуы бик яхшы, ышанычлы. Әти-әниләр, энекәшнең авылда торуы да уңайлы. Энем – агроном. Бик күп эшләрдә аның белән киңәшләшеп эшлим. Киләчәктә, мөмкинлек булса, тагын да җәелергә исәп бар. Егетләр, эшчеләр мине калдырмаса, мин аларга ничек тә ярдәм итәргә риза. Үзең генә берни дә булдырып булмый. Берләшеп, киңәшләшеп эшләү кирәк.

 


Фикер өстәү