Язгы бозга ышаныч юк. Белгеч киңәшләре

Татарстанның елга-күлләрендә боз катламы көннән-көн юкара. Кичләрен суык, көндезләрен җылы торса да, кояш үз эшен эшли. Әкренләп кар да эри, боз катламы да юкара. 15 марттан көннәр тагын да җылыта башлаячак. Татарстанның кече суднолар буенча баш инспекторы Юрий Венедиктов «Татар-информ» да узган матбугат очрашуында тагын бер сак булу турында сөйләде.

– Боз агым көчле булган, шулай ук агач һәм куаклар үскән җирләрдә, күпер асларында аеруча юка була. Төсенә игътибар итегез. Соры, тонык яки сары булса, боз ышанычлы түгел. Сак булырга, үзең белән таяк йөртергә кирәк. Аның белән боз ныклыгын тикшерергә була, – ди Юрий Венедиктов.

Коткаручылар әйтүенчә, язгы боз өстенә кергән кешеләрне штрафка тарта алмыйлар, бары тик кисәтәләр генә. Штрафны җирле үзидарә яки махсус органнар гына сала ала. Ә менә бата башлагач, коткаручысыз булмый. Узган ел язгы чорда боз астына китеп, 4 кеше һәлак булган, берәү коткарылган. Быел кар чанасы белән бозда йөрергә чыккан 5 кешене, ике балыкчыны коткарганнар. Баш инспектор, кешеләр күп җыелган урыннарда боз тиз эри, ди. Узган ел үзе балык тотып утырган урында ук су астына төшеп баткан ир-атны искә төшерде.

– Балыкчылар өчен республиканың төрле районнарында коткару пунктлары эшли. Әмма кызганыч, без Татарстандагы барлык елга буен да саклап бетерә алмыйбыз. Коткаручылар көн саен кеше күпләп җыелган елга буйларында кизү тора. Бозга керүчеләрне кисәтеп йөри. Шуңа да кешеләр сак булсын, гомерләрен куркыныч астына куймасын иде, – ди Юрий Венендиктов.

Белеп тор!

Калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган очракта, боз өстенә керү тыела. Әгәр кагыйдәләрне бозалар икән, ул кешеләргә 2 мең сум штраф салына.

Бозга ничек керергә?

– Бозга кергәндә, үзең белән таяк алырга кирәк. Аның белән бозга суккалап алгач, шул урында су чыкса, аннан тизрәк китегез.

– Бер боз кисәгендә берничә кеше җыелып торырга тиеш түгел. Берничә кеше булганда, алар бер-берсеннән биш-алты метр ераклыкта барырга тиеш.

– Бозда сикерергә яки йөгерергә ярамый. Караңгы вакытта бозга бөтенләй кермәгез.

– Төнге салкыннан соң боз каты һәм ышанычлы тоела, әмма иртән аңа алданып керергә ярамый. Көндез ул бик тиз эри. Юка бозга кергән очракта, аннан кире чыкканда, аягыгызны шудырып, боздан алмыйча гына чыгыгыз.

Боз астына төшеп китсәгез, нишләргә?

– Куркып калмагыз, тиз, кыю хәрәкәт итегез.

– Баш белән суга чуммагыз.

– Ярдәмгә чакырыгыз.

– Киемегезне салырга тырышыгыз.

– Чыкканда, егылып төшкән яктан күтәрелегез.

– Җылы урынга йөгерегез.

Коткаручыга киңәшләр

– Судагы кешедән берничә метрда тукталыгыз, аңа бау, кием очын ташлагыз, таяк яки колга бирегез.

– Зыян күрүчене бозга сак чыгарыгыз һәм шуышып барып, куркынычсыз зона табыгыз. Шул урыннан чыгыгыз.

– Зыян күрүчене җылы урынга илтегез. Аңа ярдәм күрсәтегез: юеш киемен салдырыгыз, спиртта яки аракыда чылатылган тукыма яки кул белән тәнен ышкыгыз (тән кызарганчы), кайнар чәй бирегез.

– Беркайчан да зыян күрүчегә алкогольле эчемлекләр бирмәгез. Мондый очракларда бу үлемгә китерергә мөмкин.


Фикер өстәү