Соңгы тәүлектә Татарстанда 270 кеше коронавирус белән авырган

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авырган 68 кеше хастаханәгә озатылган. 202 кеше өендә дәвалана.

Республикада соңгы тәүлектә коронавирусның 270 очрагы теркәлгән. Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә йогышланган.


Фикер өстәү