Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Екатеринбургтагы Генераль консулы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасының Екатеринбург шәһәрендәге Генераль консулы Динь Ван Донг белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Генераль консулның эш сәфәре танышу характерына ия. Динь Ван Донг 2021 елның апрелендә Консул вазыйфаларын үтәүгә кереште.

Казанда ул Туризм буенча Татарстан Дәүләт комитетында, Югары технологияләр өлкәсендә технопарк — ИТ-паркта, Инвестицион үсеш агентлыгында булды, шулай ук Татарстанның Вьетнам җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.

Татарстан Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә, тулаем алганда, бу Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгәнлеге турында әйтте Татарстан Президенты.

 


Фикер өстәү