Россиялеләр төп ризыкларны азрак сатып ала башлаган

Россиялеләр база азык-төлеген азрак куллана башлаган. Алар яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашауны – 30-60 процентка, итне – 25 процентка, икмәк-күмәч ризыкларын куллануны 40 процентка киметкән. “Тинькофф” аналитиклары әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Моның өчен алар 13 млн кулланучының трансакцияләрен анализлаган.

Халык алманы елдан-ел – 60 процентка, кишер, әфлисун, кәбестә һәм икмәк-күмәч ризыкларын – 40 проценттан артыгракка, бәрәңгене – 30 процентка, он, сыер һәм дуңгыз итен 25 процентка азрак сатып ала башлаган.
Белгечләр фикеренчә, моның төп сәбәбе – инфляция. Кулланучылар кәрзиненә кергән продуктлар елдан-ел 16 процентка, ә яшәү минимумы 7,5 процентка арткан. Экспертлар әйтүенчә, киләчәк 2 елда бөртекле һәм майлы культураларга бәяләр аеруча нык артачак.


Фикер өстәү