2024 елдан Татарстанда яшәү минимумы 13 135 сумга кадәр артачак

Татарстанда 2024 елга яшәү минимумы билгеләнгән. Ул 169 сумга артып, 13 135 сум тәшкил итә. Тиешле карарга республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы күләме 14 317 сумга кадәр арттырыла (14 133 сумнан), пенсионерлар өчен ул 11 151 сум урынына 11 296 сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, балалар өчен яшәү минимумы күләме 12 741 сумга кадәр үзгәрәчәк.

Исегезгә төшерәбез, ноябрь ахырында карар проекты Коррупциягә каршы экспертиза уза.

2023 елның сентябрендә кабул ителгән карарга үзгәрешләр кертелде. Бу версия буенча, 2024 елда Татарстанда җан башына яшәү минимумы 12 966 сум тәшкил итәргә тиеш булган. Шулай итеп, Татарстанда яшәү минимумы 2023 елга 916 сумга артачак.

 


Фикер өстәү