Дәниф Шәрәфетдинов сәламәтлеге турында: «20гә якын операция кичердем инде»

Җырчы Дәниф Шәрәфетдинов «Интертат» хәбәрчесенә үзенең сәламәтлеге турында сөйләгән һәм шушы елларда 20гә якын операция ясатуын әйткән.

Соңгы операциямне февраль аенда ясаткан идем. 20гә якын операция кичердем инде. Яңа елдан соң күзләрне тикшертүне яңадан башлармын дип торам. Мәскәүгә барып кайттым. Бер күземдә җөй бар минем, шуны алырга тиешләр. Берничә айдан яңадан күренергә барасы була. Болар берсе дә тиз эшләнә торган эшләр түгел шул.

Ләкин төшенкелеккә бирелмибез, барысы да әйбәт булачак, дип, киләчәккә матур планнар белән яшибез. Балаларым матур гына эшләп йөриләр. Алар сәламәт булсын, өйдә барысы да тыныч булсын – шул минем өчен иң мөһиме. Мин – шушы гаилә, балалар өчен дип яши торган кеше.

Әнием дә сау-сәламәт әле, Аллаһка шөкер. Әнигә ноябрьдә 83 яшь тулды. Авылда гомер кичерә. Чаллыга алып килмәкче булабыз, ризалашмый. Шуңа янына кайтып йөрибез, әле Яңа елны каршы алырга да авылга кайтырга дип планлаштырып торабыз», – дип сөйләде безгә Дәниф Шәрәфетдинов.

 


Фикер өстәү