“Бигеш”тән Мисырга самолетлар оча башлаган

Пассажирларга битлек, пирчәткә кию һәм ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсенә ия булу кирәк.

“Бигеш” халыкара аэропортыннан Хургада һәм Шарм-әл-Шәйх шәһәрләренә рейслар ачыла. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. Берничә елга сузылган тәнәфестән соң Татарстаннан Мисыр тарафларына тәүге самолет 10 сентябрьдә юл алачак.
Министрлыкта искә төшереп үтелгәнчә, бу илгә визасыз гына барырга мөмкин. Очыш вакытында саклану чаралары күрергә – битлек һәм пирчәткә кияргә кирәк булачак. Пассажирлар сәламәтлегенең торышы турында инглиз телендә декларация (аны самолетта авиакомпания хезмәткәрләре бирә) тутырырга тиеш.
Шулай ук узган елның 15 августыннан башлап, Мисырга аяк баскан чит ил кешеләре COVID-19 инфекциясенә алынган ПЦР-тестларының тискәре нәтиҗәсен дә күрсәтергә тиеш. Белешмә алты яшькә кадәрге балаларга кирәкми. Анализның Мисырга очарга ким дигәндә 72 сәгать кала тапшырылган булуы шарт. Лабораториядә кан бирү вакытыннан алып исәпләнелә бу. Моннан тыш 18 июньнән бары тик QR-кодлы белешмәләр (бастырып чыгарылган яки электрон) генә кабул ителә.


Фикер өстәү