Татарстанда шәхси йортларга бушлай газ кертелә

Программа бөтен ил күләмендә 2023 елга кадәр тәмамланырга тиеш.

Татарстанда шәхси йортларны газга бушлай тоташтыру буенча гаризалар кабул итә башлаганнар. Бу хакта Дәүләтне санлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Гаризаны “Я строю” сервисы аша гына да юлларга мөмкин (сервис интернет аша җир эшләренә ордер, участок планын алу яки объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алу мөмкинлеге бирә). Сервис аша кабул ителгән гариза газны төп газүткәргечтән җир кишәрлегенә кадәр тапшыруга җаваплы бердәм газлаштыру операторына җибәрелә.

Шунысын да белеп торырга кирәк: табигый ягулыктан эшмәкәрлек өчен түгел, бәлки үзләренең көндәлек ихтыяҗлары өчен файдаланачак кешеләргә генә газ бушлай кертелә. Инде килеп, йортның газлаштырылган җирлектә урнашкан булуы мөһим. Торак пунктлардагы бакчачылык ширкәтләренең гомуми файдалану урыннарына да газ сузылачак.

Россиядә шәхси йортларга бушлай газ кертү эше 2023 елга кадәр тәмамланырга тиеш. Исегезгә төшерәбез: мондый программаның башланачагы турында ил Президенты Владимир Путин быел 21 апрель көнне Федераль Җыенга еллык Юлламасында белдерде.


Фикер өстәү