«Бигеш» аэропортыннан Мисырга авиарейслар ачылды

«Бигеш» халыкара аэропорты Мисырга рейслар ачылуы турында игълан итте. Каһирәгә беренче рейс 19 июньдә башкарылачак.

Рейсларны Azur air авиакомпаниясе башкара, билетлар сатуга чыккан дип хәбәр итә аэропортның матбугат үзәге.  Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабы санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәгән очракта 10 июньнән «Бигеш» аэропортыннан халыкара рейсларны яңарту турында карар кабул итте.

Сәфәрне планлаштырганда гамәлдәге виза кагыйдәләре һәм илгә керү шартлары турында мәгълүмат белән танышырга кирәклеге турында искәртелә хәбәрдә.

Мисырга очканда ПЦР-тест нәтиҗәсе күрсәтелгән белешмә, ә аэропортка төшкәч Public Health Card анкетасын күрсәтергә кирәк.


Фикер өстәү