Тукай районының Әҗмәкәй авылында кыз балага эт ташланган. Аны тиз арада хастаханәгә озатканнар.
6 июньдә эт баланың битен тешләгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, аның ярасын эшкәрткәннәр, тиешле чараларын күргәннәр. Кыз хәзер амбулатор дәвалану үтәчәк.