Әҗмәкәй авылында күп балалы гаилә йорты янган

Бүген Тукай районының Әҗмәкәй авылында күп балалы гаиләгә төзелә торган йорт янган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын турында 15.24 сәгатьтә хәбәр килгән.

Янгынны 16.00 сәгатькә сүндергәннәр. Хәзер янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү