Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Казан территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелмәде

Гадәттән тыш хәл режимы Казанда гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү өчен җәлеп ителә торган көчләр өчен кертелгән, дип ассызыкладылар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Министрлыкта ассызыклаганча, «Гадәттән тыш хәл» эшләү режимы идарә органнары һәм гадәттән тыш хәлне бетерү өчен җәлеп ителә торган көчләр өчен кертелгән.

«Әлеге гадәттән тыш хәл локаль характер йөртә һәм шәһәрнең тормыш эшчәнлегенә йогынты ясамый, шуңа күрә «Казанда ЧС режимын керттеләр» дию чынбарлыкка туры килми. Шәһәр территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелмәде, — дип билгеләп үттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү