Казанда муниципаль паркингларның ташламалы эш режимы тагын бер айга озайтылды

Казанда муниципаль паркингларның ташламалы эш режимы тагын бер айга озайтыла.  Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, быелның язында кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итүнең башка чаралары арасында Казан мэры Илсур Метшин муниципаль паркингларның эш режимын үзгәртү турындагы карарны раслады. Шулай итеп, 20нче апрельдән эш көннәрендә 6.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр акча алына башлады, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә муниципаль парковкаларда автомобильләрне бушлай калдырырга мөмкин. Элегрәк, әлеге чаралар кабул ителгәнче, муниципаль урам парковкалары өчен түләү эш көннәрендә һәм шимбәләрдә 7.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр алына иде.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров ассызыклаганча, әлеге ярдәм чарасы халыкка хезмәт күрсәтүче кече һәм урта бизнес предприятиеләренә, беренче чиратта, сатып алучылар агымы кимүгә дучар булганнарга юнәлтелгән. «Мондый чара 18нче октябрьгә кадәр кабул ителгән иде. Ул зыян күргән бизнеска үзгәргән шартларга тизрәк җайлашырга һәм клиентлар агымын мөмкин кадәр күбрәк сакларга мөмкинлек бирде», – дип сөйләде И.Шакиров. Ул муниципаль паркинглар эшенең ташламалы режимын озайту турында карар кабул ителүен әйтте. Шәһәр башкарма комитетының тиешле карарына кул куелды инде.

«Без бүген барыбыз да икътисадны тотрыкландыру, эш урыннарын һәм кешеләрнең керемнәрен саклап калу белән нык кызыксынабыз. Шәһәрнең бизнеска ярдәм итү планында мөмкинлекләре, әлбәттә, зур түгел. Шуңа да карамастан, Казанда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чаралары пакеты кабул ителде һәм гамәлгә ашырылды, – дип билгеләп үтте Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин . – Яз көне безнең оператив карарларның берсе муниципаль паркингларның ярты елга ташламалы режимын кертү булды. Алты ай тиз үтте, кызганычка каршы, икътисад акрынрак торгызыла. Һәм паркинглар эшенең ташламалы режимын тагын бер айга озайту безнең кече бизнеска ярдәм итәргә тиеш».


Фикер өстәү