Казанның муниципаль парковкалары 30 октярбьгә кадәр ташламалы режимдаэшләячәк

Казанда муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы 30 октябрьгә кадәр озайтылды. Бу хакта Татарстан башкаласы Мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Парковка өчен түләү элеккечә үк эш көннәрендә иртәнге 7дән кичке 6га кадәр генә алыначак. Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә парковка бушлай эшләячәк.
Элегрәк түләүле режим эш көннәрендә иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр, шулай ук шимбә көнне кичке 9га кадәр гамәлдә иде.
Парковка ташламалары Казанда 2020 елның 20 апрелендә, коронавирус пандемиясе башында кертелгән иде. Бу халыкка хезмәт күрсәтүче кече һәм урта бизнес вәкилләренә ярдәм итү өчен эшләнде. Соңыннан ул берничә тапкыр озайтылды.


Фикер өстәү