Казан парковкалары тагын ике ай ташламалы режимда эшли

Казанда муниципаль паркинглар эшенең ташламалы режимы озайтыла, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

Мондый чара 2020 елда инфекция таралу белән бәйле катлаулы эпидемиологик вазгыять чорында кабул ителде. Ташламалы чорда парковка өчен түләү бары тик эш көннәрендә 07.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр генә алына. 18.00 сәгатьтән соң эш көннәрендә, шимбә көнне, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә парковкалар бушлай кала.

Моңа кадәр парковкалар эш көннәрендә 7.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр түләүле булды, шулай ук шимбә көнне 21.00 сәгатькә кадәр. Ташламалы режим 2021 елның 30-нчы апреленә кадәр гамәлдә булырга тиеш иде, шул рәвешле, ул тагын 2 айга — 1 июльгә кадәр озайтыла.

Казанда эшмәкәрләр өчен ташламалар озайтылды. Рестораторлар яңадан җәйге верандаларны түләүсез нигездә урнаштыра алачак.

«Узган ел, пандемия чикләүләре чорында, рестораннар өчен җәйге верандалар буенча безнең карар исән калу чарасы булды. Быел без барлык эшкуарларның да тулысынча аякка басмаганын күрәбез, шуңа күрә ташламаларны озайту турында карар кабул ителде», — ди Казан мэры Илсур Метшин Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә.


Фикер өстәү