Казан парковкалары киләсе атнада бушлай эшләячәк

8 Март, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк. Шул рәвешле, киләсе атнада паркинглар бушлай эшләячәк көннәр саны өчкә җитәчәк.

2022 елдан ТР башкаласында муниципаль парковкалар шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә бушлай эшли. Эш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә бу хезмәт өчен түләргә туры киләчәк, дип искәртә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

/Татар-информ


Фикер өстәү