Татарстанда ташландык йортта янгында ир-ат һәлак булган

Казандагы ташландык йортта чыккан янгында бер ир-ат һәлак булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бүген 18.05 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Ленинград урамындагы ташландык бинада янгын чыгуы турында хәбәр алынган.

Ташландык йортта 10 квадрат метр мәйданда чүп-чар януы ачыкланган.

Янгын сүндерүчеләр янган конструкцияләрне сүткәндә ир-ат мәетенә тап булган. Аның шәхесе ачыклана.


Фикер өстәү