«Кириллны яшәтәсе иде»

Казан шәһәрендә яшәүче Пикулевлар гаиләсенә көтмәгәндә зур хәсрәт килә. 2019 елда 7 яшьлек уллары Кириллга лейкоз диагнозы куялар. Әнә шул көннән бирле сабый яшәр өчен авыру белән көрәшә.

– Безнең мәктәп укучысы ул. Бик тә ярдәм итәсе иде бу гаиләгә. Күбрәк кеше белеп, кирәкле сумманы җыеп булмасмы”, – дип язды безгә укытучысы Илгизә Гарипова.
Кириллның авыруы көчле. Ул артка чигенергә җыенмый. Шуңа да Россия табиблары дәвалый алмыйбыз дигәннәр. Пикулевлар чит ил клиникасына мөрәҗәгать иткән. Андагылар өмет уятса да, алар сораган акча гаилә үзе генә күтәрә алырлык түгел. Дәвалану өчен 10 миллион сум кирәк. Изге күңелле кешеләр ярдәме белән 1 миллион да 500 мең сумны җыйганнар инде. Тик әле җыясы күп. Шуңа да сабыйның әти-әнисе, якыннары ярдәм сорый. Изге айларда бу балага бергәләп ярдәм итсәк иде.
Кириллга булышыр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Әнисе Наталья Андреевна Пикулева исемендәге Хоум Кредит банкы картасы номеры: 4454 3345 010 62778

Әтисе Евгений Григорьевич Пикулев исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4276 6200 4441 6299

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү