Урланган… мәхәббәт. Кыз урлап өйләнгәннәр бәхетле торамы?

Казахстанда кыз урлаган өчен җәзаны катгыйландырмакчылар. Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил моның өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итә. Әле моннан 10 еллап элек Татарстанда да кыз урлау гадәте бар иде. Бездә бөтенләй риза булмаган кешене урламыйлар. Шулай итеп гаилә коручылар арасында Мамадыш районының Түбән Яке авылында да матур гомер итүче гаиләләр бар. Бу язмамны башкалар да кыз урлап өйләнсен дип түгел, заманында йоласына туры китереп өйләнешкән парларның матур итеп яшәүләренә сокланып әзерләдем.

Гөлфидә + Рафаил

Гөлфидә апа белән Рафаил абый Гариповлар инде 40 елга якын бергә матур тормыш итәләр. Икесе дә Түбән Яке авылыныкы алар. Бер сыйныфта да укыганнар. Мәктәп елларында бер-берсенә күз дә ташламаганнар, сүз дә катмаганнар.

– Мин авылда хат ташучы булып эшләдем. Почта мөдире булып Фәйрүзә эшли иде. Әти белән әни кунакка киткәч, без өйдә аның белән икәү генә калдык. Ул көнне авылдашыбыз Рифатның солдат ашы иде. Сеңлем шунда. Бермәлне ишек шакыйлар. Сеңлемнең йөргән егете килеп керде. Янында Рафаил абыең да тора. «Безгә син кирәк. Сине алырга килдек», – диләр. Рафаил, мин сиңа өйләнәм, ди. Бер дә очрашып карамаган кешеләр идек бит без, – дип искә ала яшьлек елларын Гөлфидә апа.

Баксаң, егетләр бәхәсләшкән булган. Рафаил абый авыл егетләренә, мин бүген өйләнәм, дип ычкындырган икән. Ә сүзне үтәргә кирәк. Әти-әнисенең кайтуын да көтмәгәннәр, көзге пычракта Гөлфидә апаны урлап алып киткәннәр.

– Өйләренә килеп кердем дә еладым. Читен булды инде. Әле бит әти белән әнине дә уйлыйм. Шунда булачак каенанам: «Риза булып төштеңме?» – дип сорады. Нәрсә дим инде. Кире кайтырга уйламадым да. Аның бит сүзе була. Бер сыйныфта укыгач, бөтенләй ят кеше түгел иде Рафаил. Нәселен беләм. Почтада эшләгәч, пенсияләр дә кертәм. Каенанам, бу кыз кемне бәхетле итәр икән дип, гел артымнан карап кала торган булган. Үз малаена насыйп булдым.

Баштарак ияләшү кыен була. Әмма тормышлары тиз җайлана аларның. Уртак тел дә табалар. Бер-бер артлы өч балалары туа.

– Без яшь чакта бер дә сүзгә килмәдек. Талашып гомерне әрәм итеп ятмадык, аңлашып яшәдек. Рафаил абыең бер дигән ир булды. Гаиләңдә хөрмәт, бер-береңне аңлау булса, яратуның башы шул инде, – ди Гөлфидә апа. – Бер дә үкенмәдем. Тормышым шөкер итәрлек булды. Хәзер инде оныклар сөябез, балалар бәхетенә сөенәбез. Төп йортта улым һәм киленем белән яшибез. Өч оныгыбыз бар. Гомернең матур көзенә кердек.

 Илнар + Илгизә

Фазырахмановларның тормыш итә башлауларына 15 ел икән. Илнар Илгизәне бер күрүдә ошата. Очрашулары 1 сентябрьдә була. Күрше авыл кызы Түбән Якегә балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә килә. 18 сентябрьдә инде Илгизәне урлап алып кайталар.

– Илнар белән сөйләшкәләп йөрдек. Әмма болай тиз өйләнешербез дип уйламаган да идем. Аның 18 сентябрьдә туган көне булды. Ул анда мине дә чакырды. Әнә шунда нишләптер күңелемә, урласалар, нишләрмен, дигән уй килде. Уем чынга ашты. Әти белән әни каршы килмәгәч, мин калдым. Иртәгесен никах укыттык. Кешеләр очрашканда бер-берсен белеп бетерсә, без яши-яши төрле яктан ачылдык, – ди Илгизә.

Илнарлар ишле гаилә. Барысы җыелганда 35 кешегә дә җитәләр икән. Атна ахырында 15 кешедән дә ким кунак кайтмый. Илгизә шундый зур гаиләгә килеп керә. Үзе әйтмешли, биредә бәхетен таба.

– Иремнең апаларына рәхмәтлемен. Алар мине беренче көннән яратты, үз итте. Исемем белән дә эндәшмәделәр. «Яным» дип кенә торалар. Каенанам да тыныч, акыллы кеше минем. Килен булып килгәч, үз әниемне югалттым. Бик авыр чак иде. Әнә шул вакытта Илнарның һәм туганнарының җылы карашын тойдым. Алар минем хәсрәтемне җиңеләйтте, – ди ул.

Фазырахмановлар өч бала үстерә. Илнарны мактап кына тора Илгизә. Ә үзен бөтен авыл кешесе ярата. Сүз көрәштерми, гайбәт сөйләп йөрми, тавышланып, талашып тормый. Кешене тыңлый, үзенекен эшли.

– Ирем бер теләгемә дә каршы килмәде. Авыр сүз әйтми, туганнарымны хөрмәт итеп яши. Мин дә аныкыларны яратам. Илнарның бар туганы да, нәрсә эшлик, нинди эшләр бар, дип кенә торалар. Бердәм алар, бар эшне күмәк башкаралар. Тату яшибез. Алар кайтмаса, безгә бик читен. Бер дә авырсынмыйм, кайтуларын көтәм. Бик күңелле яшибез, – ди Илгизә. – Матур яшәүнең сере гади аның. Кайчагында эндәшмәскә, күпне күрмәскә кирәк. Ачуланышудан ни файда соң?

Райлә + Әсгать

Бер күрүдә яраттым! Әсгать абый Райлә апаны урлап алып кайтып өйләнүен әнә шулай дип аңлата. Шуңа да башкаларга бирәсе

килми. Тәвәккәлли дә урлый. Ике авыл арасы якын түгел. Түбән Яке егетләре кичке уенга килгән кыяфәт ясап, Райлә апаны саклап торып, машинага утырталар.

– Без Әсгать белән күрше авылда таныштык. Ул чакта аның йөргән кызы да бар иде. Баксаң, ул мине күргән дә гашыйк булган. Миңа өйләнер дип уйламадым да. Ә менә авылга Яке егетләре килгән дигәч, йөрәгем жу итте. Сизендем. Клубтан шыпырт кына чыктым да тиз-тиз өйгә кайтып киттем. Артымнан ниндидер машина кузгалды. Бик тиз куып җиттеләр. Ике егет чыкты да мине машинага утыртты. Кычкырмасын дип, безнең өйгә таба киттеләр. Инде өйгә җитәм дигәндә, машина борылды да, Әсгатьләргә кайтып киттек. Әти белән әни мине югалткан. Кайтмагач, кешедән сорашып, артымнан килгәннәр иде. Алар мине кире алып китте, – дип искә ала Райлә апа.

Әмма Әсгать абыйның үҗәтлеге көчле була. Өйләнәм дигәч, өйләнә. Райлә апаны барыбер алып кайта. Инде менә 27 ел бергә яшиләр.

– Начар яшәмибез. Гомер бик тиз үтте. Инде балалар буй җиттеләр. Бер дә үкенмәдем, язмышыма үпкәләмәдем. Әсгать мине кадерләп яшәтте. Үзем дә бик яраттым аны. Күзләргә карап та аңлашабыз хәзер. Яши башлагач, яратасың да, хөрмәт тә итәсең. Ир кешенең сиңа булган мөнәсәбәте гашыйк та иттерә, бәхетле дә итә. Тулы бәхетебезгә күз тимәсен, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: https://ok.ru/

Кыз урлау – борынгы йола. Ул әти-әнинең хәер-фатихасы булмаган очракта башкарыла. Урланган кыз егет өендә кунса, ул инде мәсхәрәләнгән булып санала һәм гадәттә аңа бүтән ир-егетләр карамый. Нәтиҗәдә кыз, тешен кысып булса да, үзен урлаучыга кияүгә чыгарга мәҗбүр.

Шунысын да әйтергә кирәк: татарларда бары таныш кызларны гына урлаганнар. Әгәр дә кызны эләктереп качканда арттан куа чыксалар, кызны гадәттә калдырып качканнар. Ул очракта аның намусына хилафлык килми.

 

Белеп тор!

Кыз урлаган өчен Җинаять кодексының 126 нчы маддәсе буенча җаваплылык каралган.  Уйнап кына урлау булмаса, ул бик четерекле эшкә әйләнә, аның өчен җавап тотарга кирәк булачак. Моның өчен 5 елга мәҗбүри эшләтү яки шул ук вакытка кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Әгәр дә көч кулланып, янап, акча алу өчен, шулай ук балигъ булмаган яки көмәнле кешене урласалар, бу очракта 5–12 елга кадәр төрмәгә утырту каралган. Урлаган кеше, сәламәтлегенә зыян салмыйча тотыкны җибәрә икән, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.


Фикер өстәү