“Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан бүлегендә “Сугыш хәрәкәте ветераны” дигән таныклыклар тапшырылды. Әлеге чара республикада беренче тапкыр үткәрелде һәм анда 11 хәрби катнашты. Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин, “Ватанын саклаучылар” фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Гүзәл Удачина ветераннарга изге теләкләрен җиткерде.
– Фондта мондый әһәмиятле вакыйганы уздыру — безнең өчен зур дәрәҗә. Тарихи вакытта яшибез, – ди Гүзәл Удачина. – Әлеге фонд махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм анда һәлак булучыларның гаиләләренә ярдәм итү йөзеннән ачылды. Биредә ярдәм чараларын күрсәтү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Безнең хезмәткәрләр, нинди ярдәм кирәк — шуны күрсәтергә әзер.