«Сәламәтлек банкасы» әзерләү ЫСУЛЫ

Көзгә аяк басканда авыруларга бирешмәс өчен, «сәламәтлек банкасы»н әзерләп куйсагыз, файдасын күрми калмассыз. Ансат кына ясала, тәмле һәм файдалы да.

Кирәк: 400 г бал, 3 данә лимон, 250 г чамасы имбир.

Кабыгы әрчелгән имбир белән төшләре алынган лимонны иттарткычның вак тишеклесеннән чыгарырга яки блендерда вакларга. Аннары яхшылап бал салып болгатырга. Көненә 1–2 чәй кашыгы кулланырга.


Фикер өстәү