“Ватанны саклаучылар” фондының республикадагы бүлегенә 4 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта фондның республикадагы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Удачина әйтте.

Билгеле булганча, “Ватанны саклаучылар” фондын оештыру турындагы указны быел апрельдә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Ул хәрби хәрәкәтләр зонасын узган ветераннар һәм сугышчыларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Дәүләт фондының республикадагы бүлеге 1 июньнән бирле эшли.

– Мондый фонд ил тарихында тәүге тапкыр оешты. Бөек Ватан сугышыннан соң да, Әфганстан, Чечня сугышларыннан соң да бу дәрәҗәдәге ярдәм юк иде, – диде Гүзәл Удачина. – Казандагы төп үзәктән тыш, Татарстанның 19 шәһәре һәм районында 45 социаль координатор эшли. 1 июньнән бирле безгә 4140 кеше мөрәҗәгать итте. Ярдәм сорап, махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләре дә, аларның гаилә әгъзалары да килә. Аларның һәркайсына хәлдән килгән кадәр булышырга тырышабыз.

Гүзәл Удачина сүзләренә караганда, сугышчыларны һәм аларның якыннарын акчалата түләү мәсьәләсе ешрак борчый.

– Мәсәлән, яу кырында яралануга бәйле түләүләргә ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать итәләр, – диде ул.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль, психологик ярдәм мәсьәләсе дә көн кадагында тора.

– Хәрбиләр үзләре дә, аларның туганнары да килә. Солдат ялга кайткан арада да аңлашылмаучанлык килеп чыккан очраклар бар. Әйе, алар үзгәреп кайта. Моңа өйдәгеләр дә әзер булып торсын иде. Хәрби хәрәкәтләр теләсә кемнең психикасын какшатырга мөмкин, – диде Гүзәл Удачина.


Фикер өстәү