Ләйлә Фазлыева: “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга республикадагы барлык ярдәм чаралары берләштереләчәк”

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына республикада гамәлдә булган барлык ярдәм чараларын берләштерүче “Забота о своих” ресурсы эшли башлау турында хәбәр итте.

– Моннан ары Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына гамәлдә булган ярдәм чаралары турында кирәкле бөтен мәгълүматны бердәм ресурстан алырга мөмкин булачак. Әлегә сынау рәвешендә эшләүче “Забота о своих” ресурсында Татарстанда гамәлдә булган ярдәм чаралары тупланачак һәм системага салыначак, – диде Татарстан Министарлар Кабинетында узган брифингта Ләйлә Фазлыева.

Премьер-министр урынбасары сүзләренә караганда, әлеге чыганак хәрбиләр һәм аларның якыннарына белешмә алу яки документ җыю эшен дә җиңеләйтергә тиеш. Кирәкле бөтен мәгълүмат бер урында туплангач, министрлык яки ведомстволар бусагасын таптауның кирәге калмый.

Ярдәм чаралары алучылар сынау рәвешендәге ресурс эшенә бәйле үз тәкъдимнәрен дә җиткерә ала. “Аларның барысы да исәпкә алыначак”, – дип ышандырды Ләйлә Фазлыева.


Фикер өстәү