Эдуард Вафин: “Хәрби хәрәкәтләр ветераннарына 3 896 сум күләмендә айлык акча түләнә”

Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына федераль ярдәм чаралары турында искә төшерде.

– Хәрби хәрәкәтләр ветераннары, тиешле документ нигезендә, 3 896 сум күләмендә айлык түләү алырга хокуклы, – диде ул Татарстан Минстрлар Кабинетында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларына багышланган брифингта. – Бүген республикада 2 377 ветеран исәпләнә.

Эдуард Вафин әйтүенчә, Россия Геройлары һәм сугышта һәлак булган Геройларның гаилә әгъзаларына 83 496 сум күләмендә айлык түләү билгеләнә. Бу – иң зур түләү. Шунысын да искәртик: быел Россия Герое исеме якташыбыз Рәсим Баксиковка бирелде.

– Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына төрле яклап ярдәм күрсәтә, – диде идарәче.

Аерым алганда, мобилизацияләнүчеләрнең йөкле хатыннарына, йөклелек чоры 180 көннән артмаган очракта, бер тапкыр 36 278 сум акча түләнә. Хәрбиләрнең өч яшькә кадәрге балаларына 15 548 сум күләмендә айлык пособие каралган.

Хәзерге вакытта гамәлдә булган барлык ярдәм чаралары турында zabotasvo.tatar. сайтыннан белешергә дә мөмкин. «Үзебезнекеләр турында кайгырту» республика программасы эшли башлау турында брифингта хәбәр иттеләр. Әлеге ресурс махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына республикада гамәлдә булган барлык ярдәм чараларын берләштерә.


Фикер өстәү