Әбисен һәм берничә кешене атып үтергән егетне үле килеш тапканнар

Аның мәетен зур Борловка бистәсе янында табып алалар. Mash мәгълүматлары буенча , ул үз-үзенә кул салган.

18 яшьлек оныгы әбисе белән йорт ишегалдында талаша башлый, шуннан соң аңа ата. Тавышка күршесе килә, егет аңа да ата.

Шуннан соң егет ике мылтык тотып, Бор торак пункты тукталышына кача. Шунда ул янә бер кешегә ата — ул үлә, өч кешене яралый. Шулай ук ул пассажир автобусына аткан, әмма анда берәү дә зыян күрмәгән. Аннары атучы урманга кереп кача.

Тикшерү комитеты кешеләрне үтерү факты буенча җинаять эше кузгаткан. Соңгы мәгълүматларга караганда, өч ир-ат һәлак булган, өч хатын-кыз яраланган. Коралланган шикләнелүчене ОМОН эзләгән һәм үле килеш урманда тапкан.


Фикер өстәү